Чүти (Кайбыч районы)
Чүти, Татар Чүтие — Татарстан Республикасының Кайбыч районындагы татар авылы. Язучы Зариф Бәширинең туган авылы.
Чүти | |
Рәсми исем | Чүти |
---|---|
Рәсми тел | татар теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Чүти авылы җирлеге[1] |
Административ-территориаль берәмлек | Чүти авылы җирлеге |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны | 673 (2010) |
Почта индексы | 422338 |
Тарих
үзгәртүЧүти авылы борынгылардан санала, Казан ханлыгы чорыннан билгеле. Авыл 1565-67елгы мәгълүматларга тупланган Зөя өязенең теркәү кенәгәсендә искә алына.Аның исемен И.П.Ермолаев китабында да теркәп калдырган (Ермолаев,1980,№797). Монда бу вакытта 145хуҗалыкта 497ир һәм 503хатын-кыз көн күргән.Өлкән буын вәкилләре сөйләвенчә, элек бу тирәләр калын урман белән капланган булган. Күченеп килгән кешеләр бу урманнарны кисеп чәчүлек җирләр ясыйлар. Шул урыннарны эшкәртергә,елга кырыена имеш беренче булып Чүти исемле кеше килеп утырган. Соңыннан күчеп килүчеләр күбәйгән. Авылны беренче килеп урнашкан кеше исеме белән атый башлаганнар, ә елганы Гөбенә дип атаганнар. Ул кешене Татарстанның хәзерге Аксубай районы Иске Кәрмәт авылыннан күченеп утырган дип сөйлиләр олылар.Чүти бабайның беренче торак йортлары Тутый кош елгасы буена урнашкан, хәзерге иске мәчет бинасы урынында булырга тиеш.
Чүти бабайның килеп утырганына кадәр Зур Тәрбит, Соравыл, Иске Тәрбит авыллары булган, чөнки күп кенә җирләрнең инде хуҗалары булып бу җирләр эшкәртелгән.
Алып баба белән бәйләнешле атамалар булган (Торна тавы) шактый борынгы чорларда оешалар. Алыпка мөнәсәбәтле тау калкулыкларга татар мәгърифәтчесе К.Насыйри да игътибар иткән һәм аларны борынгылык белән бәйли. Алып баба бик арыгач ял итәргә утыра һәм үзенең чабаталарын чишеп кага.Төшеп калган туфрак шул кадәр күп була, хәтта ике калкулык барлыкка килә. Калкулык ямь-яшел булып ерактан ук күренеп тоганга, урыны да тыныч урында булганга күрә, торналар бик үз итәләр үзен. Торна тавы атамасы менә шуннан килеп чыккан.Чүти тирәсендә урнашкан авылларның исемнәре дә (Әлбаш, Күлбаш һ.б.) авылның борынгы икәнен билгели. Олыларның сөйләве буенча, Чүти авылының көньяк – көнчыгышындагы җирләр морзаныкы булган (кызганыч, исеме билгесез). Гаиләсе булмау сәбәпле, ул үз җирләрен авыл халкына өләшеп бирә һәм үзе дә Чүтидә төпләнеп кала.
Халык
үзгәртүГод | Население |
---|---|
1989 | 823 |
1997 | 778 |
2010 | 673[2] |
2011 | 623 |
2010 елгы җанисәп буенча авылда татарлар гына яши.
Күренекле кешеләре
үзгәртү- Зариф Бәшири.
- Фидания Камалова (1952), Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы (2001).
Шулай ук карагыз
үзгәртүМәгариф өлкәсе
үзгәртүКлимат
үзгәртүТәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-10.5 °C | -10.6 °C | -5.5 °C | 4.9 °C | 13.5 °C | 18.4 °C | 20.4 °C | 17.9 °C | 12.2 °C | 4.5 °C | -4.4 °C | -9.7 °C | 4.3 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[4]
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.