Татарстанның социаль чеклары

Татарстанның социаль чекларыТатарстанда яшәүче аз керемле гражданнарга азык-төлек һәм көнкүреш товарларын ваклап сатып алу өчен, шулай ук ТКХ хезмәтләренә түләү өчен социаль яклау органнары тарафыннан бирелә торган суррогат түләү чарасы (эрзац-акча). Тормыш сыйфаты кискен кимү белән бәйле рәвештә Республика хакимияте тарафыннан «базарга йомшак керү» һәм аз керемле гражданнарга социаль ярдәм программасы буенча Россиядә икътисад һәм сәүдәне либеральләштерү өчен кертелгән чара. Нинди милек формасы булуга карамастан, республиканың барлык сәүдә предприятиеләренә чекларны кабул итергә дигән күрсәтмәсе бирелә.

1996 елгы 5000 сумлык Татарстанның социаль чеклары

Тарих үзгәртү

Элегрәк Татарстанда халык кулланышы товарлары дефицитына юл куймас өчен, товарларны регионнан читкә чыгармас өчен барлык категория гражданнар өчен билгеле бер төр товарлар сатып алу өчен талоннар бирелә иде, ә аннары конкрет товарга бәйле эрзац — валюталар чыгарыла башлый. Шулай ук суррогат акчалар сыйфатында «икмәк», «коммуналь» (аз тәэмин ителүчеләргә шул ук социаль түләү чаралары буларак кечкенәрәк номиналда), һәм «ягулык» (дәүләт органнарына билгеле бәя буенча бензингә түләү өчен) дигән татарстан жетоннары чыгарылды.

2008 елда АКШта «Татарстан сумнары» дигән истәлекле-сувенир тәңкәләр чыгарылды, әммә алар әйләнештә түләү чарасы булып кулланылмады.

Тасвирлама үзгәртү

Татарстан Республикасының социаль чеклары башта ай саен чыгарыла, шул ук вакытта банкнотларның төсе айдан айга үзгәртелә һәм аларны бары тик тиешле айда гына кулланырга мөмкин иде. Чекның тәүге үлчәме 64×135 мм. Соңрак кечерәк форматтагы банкноталар (50х105 мм) чыгарыла башлый, бу чекларны теләсә нинди айда да кулланып була. Чекта Татарстан гербы, Татарстан флагы, Казан кирмәне силуэтыннан тоган нәфис композиция төшерелгән, фон виньетки һәм башка элементлар белән бизәлгән. Чекның икенче ягында төрле якты-пастель тонларында танылган рәссамнарның картиналарының репродукциясе куелган.

Чыганаклар үзгәртү