Тара Липински
Тара Кристен Липински (ингл. Tara Kristen Lipinski, 10 июнь 1982 ел; АКШ, Пенсильвания штаты, Филадельфия каласы) — Америка фигуристы, ялгыз йөрү программасында чыгыш ясаучы, актёр. Наганодагы 1998 кышкы Олимпия уеннары чемпионы, 1997 елны дөнья чемпионы, 1997 елда АКШ чемпионы.
2006 елда АКШның Фигуралы шуу Дан залына кертелгән.
Карьерасы
үзгәртүФигуристка карьерасы
үзгәртүТара башта һәвәскәр шуу белән шөгыльләнә, аның шууы балалык стиле белән аерылып тора. 1998 елда Наганода Олимпия уеннарындагы (Япония) көтелмәгән җиңүеннән соң (аңа 15 яшь була ул чакта) һәвәскәр карьерасын калдырып, профессиональ боз шууларына китә. 17 яшендә Тара планета беренчелегендә профессионаллар арасында җиңү яулый һәм иң яшь профессиональ чемпион була. Соңыннан янбашының җәрәхәте үзен белдерә башлый. 19 яшендә Сент-Луиста үткән «Йолдызлар — бозда» исемле шоу вакытында җитди рецидив була, һәм Липински зур спорттан китергә карар итә.
Уенчы карьерасы
үзгәртүЯшь актёр режиссерлар Ларри Пирс һәм Арманд Мастроянниның «Фәрештәгә кагылганнар» (1994-2003) драма сериалын төшерү мәйданчыгында бик уңышлы эшләп ала. Сериалда төп рольләрдә Ром Дауни, Делла Рис, Джон Рай төшәләр. Аннары Тара Липински «Арлисс», «Иртә чыгарылыш», «Җиденче кат» кебек сериалларда эпизодик рольләрдә катнаша. Тиздән режиссерлар Кеннет Кох һәм Гэри Халворсон Тараны «Сабрина — кече убырлы карчык» (1996-2003) гаилә комедия сериалына чакыралар. Мелисса Джоан Харт, Ник Бэкэй, Кэролайн Ри кебек актерлар комедиядә төп рольләрне башкаралар.
Тара Липинскиның карьерасы дәвам итә, аңа даими рәвештә эпизодик рольләр тәгъдим итәләр.
Тара Липински башлыча эпизодик рольләрдә уйный, әммә төп рольләре дә очрый, мәсәлән, 2000 елда режиссер Джордж Эршбэймерның «Боз фәрештәсе» комедия драмасында. Актерлар Николь Том, Нэнси Керриган, Брендан Бейзер һәм Эндрю Джонсон тамашачыларны үзләренең уены белән таң калдырды. Фильмның мистик сюжеты хоккей буенча АКШ олимпия җыелма командасы капитаны Мэтт Кларкның иртә вафат булуы белән бәйле, әммә аның вафаты спорт карьерасында нокта куймый. Үлгәннән соң капитан тормышка билгеле америка фигуристкасы тәнендә кабаттан кайта.
Аннары Липинскиның кинокарьерасында эпизодларның «бөек дәвере» башлана, еш кына аның исеме титрларда да хәтта күрсәтелми. 2002 елда Тара Липински «Скуби-Ду» американ анимация фильмын тавышландыруда катнаша.
Тара шәфкатьлелек һәм балаларга булышу белән шөгыльләнә. «Мисс Вселенная 2013» гүзәллек конкурсы жюрисы әгъзасы булды. 2013 елның октябрендә Липински Сочида кышкы Олимпия уеннары вакытында NBC, NBC Sports и Universal Sports комментатор-аналитигы була дип игълан ителә.
Спорт казанышлары
үзгәртүЯрышлар/Заман | 1994-1995 | 1995-1996 | 1996-1997 | 1997-1998 |
Кышкы Олимпия уеннары | Бер | |||
Дөнья чемпионатлары | Унбиш | Бер | ||
Юниорлар арасында дөнья чемпионатлары | Дүрт | Биш | ||
АКШ чемпионатлары | Өч | Бер | Ике |
Шәхси тормышы
үзгәртү2017 елның июнь ае азагында Fox Sports телеканалы продюсеры Тодд Капостасига кияүгә чыга[2].
Искәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Официальный сайт 2006 елның 19 ноябрь көнендә архивланган.