Тамара Каценеленбоген

Тамара Давыдовна Каценеленбоген (1894, Двинск, Витебск губернасы - 1976, Ленинград) - совет архитекторы, шәһәр төзүчесе, Россиядә беренче хатын-кыз архитекторларның берсе.[1] Торак йортлар һәм мәктәпләр төзү буенча белгеч.

Тамара Каценеленбоген
Туган телдә исем Тамара Давыдовна Каценеленбоген
Туган 1 июль 1894(1894-07-01)
РИ, Витебск губернасы, Двинск
Үлгән 1976(1976)
ССРБ, Ленинград
Милләт Яһуд
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре архитекторы, шәһәр төзүчесе
Кардәшләр Каценеленбоген, Николай Давидович[d]

 Тамара Каценеленбоген Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Двинскта туган. 1911-1916 елларда хатын-кызлар политехник институтының архитектура бүлегендә укыган - бу Россия империясендә хатын-кызлар өчен беренче[2] югары техник уку йорты булган. Аның олы абыйсы - Николай Давидович Каценеленбоген шулай ук танылган архитектор булды. Революциядән соң Петроградтагы Сәнгать академиясенең архитектура факультетына керде. Аны 1923 елда тәмамлады. Күп кенә эре конкурсларда катнашты, берничә шәһәрдә торак кварталлары проектлады. 1934 елда ул да кергән архитекторлар төркеме беренче тапкыр заводта тышкы һәм эчке эш өчен декоратив блоклар җитештерә башлады.[1] 1937-1938 елда Ной Троцкий белән берлектә 20гә якын мәктәп проектлады.[3]

Сайланган әсәрләр үзгәртү

  • Мәскәүдә Хезмәт Сарае проектына конкурс (1923)
  • "Мәскәү-Нарвский металлист" торак кварталы, 3 йорт заманча адреслар белән: Стачек проспекты, 22-24, Трефолев урамы, 11 (1927-1928 еллар, Г.А.Симонов белән берлектә)
  • Бабуринский торак массивы (1927-1930 еллар, Г.А.Симонов һәм В.А. Жуковская белән берлектә)
  • "Большевик" заводның торак массивы. (1926-1932 еллар, Г.А.Симонов белән берлектә)
  • Щемиловский торак массивы (1928-1932 еллар, Г.А.Симонов белән берлектә)
  • Кондратьевский торак массивы Кондратьев проспектында, 40. (1929-1931 Л. М. Тверской, Г.А.Симонов, И.Г.Капцюг, белән берлектә).[4]
  • Калугада ТЭЖЭ районы төзелеш проекты (1930)[5]
  • Мурманск үзәген планлаштыру һәм төзү проекты (1930)
  • Батенинский торак массивы (1930 - 1933 еллар, Г.А.Симонов, Б. Р. Рубаненко, А.Р.Соломонов, П.С.Степенов, В.А.Жуковская белән берлектә)[4]
  • Батенин мунчалары (1930 - 1933 еллар, Г.А.Симонов, Б.Р.Рубаненко белән берлектә)
  • Невский химкомбинатының Октябрьск ярындагы торак йортлары, 22 һәм 26. (1930-1934)
  • Урман проспектындагы, 61 "Белгечләр йорты" (1934-1937; Б. Р. Рубаненко, Л.К.Абрамова һәм Г.А.Симонов белән берлектә)
  • 231 нче мәктәп,Крюков каналы ярындагы, 20 йорт (1937, Н.А.Троцкий белән берлектә)
  • Дәүләт Рус музее каршындагы гимназия, Санкт-Петербург, Искусств мәйданы, 2 йорт (1938, Н.А.Троцкий белән берлектә)
  • Санаторий "Новые Сочи" (1955)[6]

Галерея үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Ленинград авангарды архитектурасы

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Исаченко В. Г. Зодчие Санкт-Петербурга XVIII-XX веков. СПб: Центрполиграф. 2010. ISBN 978-5-227-02220-2
  2. Стайтс Р. Женское освободительное движение в России: Феминизм, нигилизм и большевизм, 1860-1930 / Пер. с англ.. — М: «Российская политическая энциклопедия» (РОССПЭН), 2004. — С. 616.
  3. Зуев Г.Там Где крюков канал(үле сылтама). Москва: Центрполиграф. 2012. ISBN 978-5-227-03548-6
  4. 4,0 4,1 Архитектурная графика эпохи конструктивизма в собрании Государственного музея истории Санкт-Петербурга: Каталог/Авт. Сост. М. Л. Макогонова. СПб.: ГМИ СПб, 2008. – 264 с.: ил. ISBN 978-5-902671-74-9
  5. Ежегодник Ленинградского отделения союза советских архитекторов. 1934-1936: альбом. Вып. 1-2/15-16. Ленинградское отделение союза советских архитекторов, 1940. с. 127.
  6. Первые женщины-инженеры/ сост.: З. П. Богомазова, Т. Д. Каценеленбоген, Т. Н. Пузыревская - Ленинград : Лениздат, 1967.