Тамара Акулова, Тамара Василий кызы Акулова (рус. Тамара Васильевна Акулова, 1957 елның 25 марты, Воронеж өлкәсе, Яңа Усман) — РФ кино һәм театр актрисасы, педагог, РФ атказанган артисты (2005). Кырыклап фильмда уйнаган.

Тамара Акулова
Туган телдә исем рус. Тамара Васильевна Акулова
Туган 25 март 1957(1957-03-25) (67 яшь)
Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Воронеж өлкәсе, Яңа Усман
Милләт рус
Ватандашлыгы Калып:Байраклаштыру/Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе
Россия байрагы РФ
Әлма-матер С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты[d]
Һөнәре актриса
Җефет Юрий Борисович Шерлинг[d] һәм Эльёр Ишмухамедов[d]
Балалар кызы Анна,
улы Дмитрий
Бүләк һәм премияләре РФ атказанган артисты

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1957 елның 25 мартында Воронеж өлкәсендә «РФнең иң зур авылы» Яңа Усман авылында туган. Әнисе сәүдә өлкәсендә, әтисе почта җитәкчесе булып эшләгән. Кечкенәдән һәвәскәрләр куйган спектакльләрдә катнаша. 1974 елда Воронеж технология институтында бер ел укыгач, 1975 елда зур конкурсны (бер урынга 380 гариза) үтеп, ВГИКка күчә, актерлык факультетында (Сергей Бондарчук, Ирина Скобцева остаханәсе) укый. 1981 елдан Максим Горький исемендәге киностудия актрисасы. «Бәхетсез Маша» (рус. Бедная Маша) фильмында баш рольдә уйнарга чакыралар. Кинорежиссер Сергей Тарасовның «Мактаулы рыцарь Айвенго турында баллада» (рус. Баллада о доблестном рыцаре Айвенго) фильмында уйнау танылу китерә. «Капитан Грантны эзләгәндә» (рус. В поисках капитана Гранта), «Якшәмбедә килүче әти» (рус. Воскресный папа) фильмнарында уйный. 1990 еллардагы кризис вакытында кинода төшүдән туктап, шәхси уку йортларында актерлык осталыгыннан укыта.

Хәзерге вакытта ВГИКның актерлык факультетында актерлык осталыгы кафедрасында (А. Я. Михайлов остаханәсе) укыта[1].

Гаилә хәле үзгәртү

I ире (1976-1980 елларда) — балетмейстер Юрий Шерлинг (1944), яһүд. Кызлары Анна (1980), актриса.
II ире — режиссер Эльёр Ишмухамедов (1942) үзбәк. Уллары Дмитрий (1989)

Әдәбият үзгәртү

  1. Мартта кабынган йолдызлар. «Сөембикә», 2017 ел, март, 63нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Тамара Акулова. 2017 елның 9 март көнендә архивланган. ВГИК рәсми сайты