Талкыш кәләвә - татар милли ризыгы. Он, атланмай, бал, шикәр ингредиентларыннан пешерелә.

Талкыш кәләвә әлбәгә баллы катнашма кушып ясала. Әлбә дигәне исә татарларда электән билгеле – аны сары майга он салып пешерәләр. Ә кәләвә килеп чыксын дисәң, аерым савытта су, шикәр комы һәм балны куерганчы кайнатып, әлбәгә кушасың. Һәм, барлыкка килгән шушы баллы камырны нәзек җепселләр барлыкка килгәнче бертуктамый ян-якка тартырга кирәк. Әзер булгач, талкыш кәләвәне чынаяк кебек берәр савытка тутырып, формага китерәсең дә, суыткычка куясың.

Әдәбият үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү