Талип Латыйп улы Нуркаев (1925 елның 9 марты, Үстем, Башкорт АССР, ССРБ1997 елның 24 сентябре, Октябрьски, Башкортстан, Россия) — хәрби эшлекле, автоматчы. Советлар Берлеге каһарманы (1944), ССРБ Дәүләт премиясе лауреаты (1979).

Талип Нуркаев
Туган телдә исем Талип Латыйп улы Нуркәев
Туган 9 март 1925(1925-03-09)
Үстем, Бәләбәй кантоны, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 24 сентябрь 1997(1997-09-24) (72 яшь)
Октябрьски, Башкортстан, Россия
Күмү урыны Башкортстан
Ватандашлыгы  СССР
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы (1944), SSSR Dewlet Premia eiase (1980)

Ленин ордены Октябрь Инкыйлабы ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Хәрби дәрәҗә кызылармияче[d]

Октябрьский шәһәренең Мактаулы гражданины. ССРБның мактаулы нефтьчесе. РСФСРның Атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, Башкортостан Республикасының Атказанган нефтьчесе. 1948 елдан СБКФ әгъзасы.

Тормыш юлы үзгәртү

Талип Нуркаев 1925 елның 9 мартында Үстем авылында (хәзер — Башкортстанның Бакалы районыны) крестьян гаиләсендә туа[1]. Милләте буенча татар. 1938 елда Мостафа җидееллык мәктәбен тәмамлый. Армиягә алынганчы «Кызыл көч» колхозында умартачы булып эшли.

ССРБ армиясенә 1943 елның февралендә алына. 1943 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтында. Армиядә 3 нче Украин фронтының 46 нчы армиясенең 34 нче гвардия укчылар дивизиясенең 105 нче гвардия укчылар полкының автоматчысы була, исеме буенча — кызылармеец.

Кызылармеец Талип Нуркаев гвардия лейтенанты Б. С. Васильев-Кытин командованиесе астында ун сугышчыдан торган төркем составында 1944 елның 17-18 апрелендә Днепрның уң ягында, Молдавия ССРның Суворов районы Рэскэець авылы янында плацдарм өчен 36 сәгатьлек сугышта катнаша. Танкка каршы граната белән ул дошманнарның күзәтү пунктын юк итә. Засададан чыгып, унсигез гитлерчыны шәхсән юк итә[1].

Командование биремнәрен үрнәк үтәгәне һәм күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1944 елның 13 сентябрендәге Указы белән Талип Нуркаевка Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырылып, Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә.

Сугыштан соң ССРБ Кораллы Көчләрендә хезмәт итүен дәвам итә. 1946 елда Уфа пехота училищесын тәмамлый. 1947 елда капитан Нуркаев запаска китә. Башкортстанның Октябрьски шәһәрендә яши, «Туймазаннефть» трестының 1 нче номерлы нефть промыселында нефть һәм газ чыгару буенча өлкән оператор, «Башнефть» берләшмәсенең «Туймазаннефть» нефть-газ чыгару идарәсенең комплекслы буыны бригадиры булып эшли. 1980 елда ССРБ Дәүләт премиясенә лаек була. 9 һәм 10 чакырылыш Башкорт АССРның Югары Советы депутаты итеп сайланган.

1997 елның 24 сентябрендә вафат була. Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә җирләнгән[1].

Бүләкләр үзгәртү

Хәтер үзгәртү

  • Октябрь шәһәр Ветераннар советы тарафыннан Талип Нуркаев исеме белән аталган хәйрия фонды булдырылган[1].
  • Октябрьский шәһәрендә Герой истәлегенә һәйкәл куелган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Талип Нуркаев «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә

Сылтамалар үзгәртү