Николай Талеев

(Талеев Николай битеннән юнәлтелде)

Николай Александр улы Талеев, күбрәк Шаман Коля буларак билгеле (1969-ынчы елның 1 апрелендә Ненец автономияле округында Нельмин Нос бистәсендә туган) - буыннан тапшырылучы ак шаман, күрәзәчелек һәм дәвалау сәләтләре өчен дан казанган.
Ненец аграр-икътисади техникумында ветеринар белгечлеге буенча укыган, әмма тәмамламаган. Ерак Көнчыгышта Совет армиясендә хезмәт иткән.
Россиядә 2011 елның 11 октябрендә Михаил Зеленский белән "Туры эфир" телевизион тапшыруыннан соң мәшһүр булып киткән, әңгәмә темасы Һиндстан дини җитәкчесе һәм гуру Сатья Саи Баба турында булган.

Николай Талеев
Туган 1 апрель 1969(1969-04-01) (55 яшь)
Ненец автономияле округы, Архангельск өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре шаман

 Николай Талеев Викиҗыентыкта

Иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

2015 елның 10 апрелендә Николай Талеев Вайгач утравында "Ходай Йорты" изге урынында дөньяның төрле илләрендә һәм шәһәрләрендә җыелган явызлыкны күмү ритуалын үткәргән.
2015 елның 28 апрелендә Ненец автономияле округы делегациясе составында Федерация Советына барган, анда Валентина Матвиенко белән очрашкан.
Шаманны Ненец АО сенаторы Вадим Тюльпанов яклаган. Николай Талеев сенаторга киләчәкне алдан әйткән һәм үткәне турында сөйләгән.
2017 елдан бирле Николай Талеев Төмән өлкәсенең Заводоуковск шәһәрендә тора.

Сылтамалар үзгәртү