Таиландта ислам
Таиландта ислам (тайча: ศาสนาอิสลามในประเทศไทย) — Таиланд территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Таиланд халкының (69 млн 800 мең кеше) 4,30 % ы (3 млн кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам Таиландта тарафдарларының саны буенча буддачылыктан соң икенче урындагы дин. Ислам динен тотучыларның саны арта бара. Таиланд мөселманнары — сөнни мөселманнар.
Тарих
үзгәртүБәяләүләр буенча, Таиланд халкының гомуми саныннан 75 % ы — этник тайлар, 14 % ы — кытайлылар һәм 3 % ы — этник малайлар. Халыкның калган өлеше — азчылык миләтләр (тау халыклары, кхмерлар һ. б.). Таиландның рәсми теле — илнең 90 % халкы куллана торган тай теле[калыпны мәкаләдән алып куярга].
Хәзерге Көньяк Таиланд җирләрендә урнашкан Паттани патшалыгы короле XI гасырда ук ислам динен кабул иткән.
Кытай мөселманнары (хо) Таиландның төньягына Кытайның Юньнань провинциясеннән 1856—1873 елларда Ду Вэньсю җитәкчелегендәге мөселман восстаниесеннән соң һәм 1946—1950 еллардагы Кытай Ватандашлар сугышы сәбәпле күчеп килгән.
Таиландта XX гасырның икенче яртысыннан башлап исламның таралуы арта бара. Ислам — илдә дин тотучылар саны буенча икенче дин. Аны Таиланд халкы, пакистанлылар, тамиллар һәм пәнҗаблар, шулай ук Камбоджадан кергән качак—чамалар һ. б. тота.
Таиланд провинцияләре буенча Ислам таралышы тигез түгел. Ислам, нигездә, илнең көньягында киңрәк таралган. Көньяк Таиландта мөселманнар барлык халыкның 76,77 % ын, буддачылар 23,02 % ын тәшкил итә. Сөнни ислам шулай ук Таиланд аннексияләгән Паттани солтанлыгында рәсми дин булган. Таиландның көньяктагы (Малайзия белән чиктәш) дүрт провинциясендә — Наратхиват (82 %), Яла (88 %), Паттани (88 %), һәм Сатун (77 % )[2] провинцияләрендә — мөселманнар (нигездә, малай милләте) күпчелекне тәшкил итә.
Хәзерге вакытта Таиландта бөтен ил буенча актив рәвештә яңа мәчетләр төзелә (2000 елдан башлап, мәчетләр саны 38 провинциядә 2 меңнән артып китә), яңа мәдрәсәләр ачыла. Берничә сәбәп аркасында ислам динен тотучыларның саны арта бара:
- ислам социаль тигезлекне тәэмин итә һәм җәмгыятьнең касталарга бүленешен бетерә;
- мәдрәсәләр бушлай белем (башлангыч, урта һәм югары) бирә;
- дәүләт сәясәтенә каршы, аерым алганда, илдә секс-туризм үсешенә каршы протест буларак.
Көньяк Таиландта киеренкелек
үзгәртүТаиландта Исламга тискәре караш мөселманнар арасында экстремистлык аркасында формалаша. Экстремистлык шәһәрләр урамнарында һәм дәүләтнең башкаласында террорлык акцияләрендә чагыла, исламга тискәре караш Таиландның көньягында булган сепаратизм күренешләре һәм киеренкелек аркасында барлыкка килә.
Паттанины азат итү өчен көрәш алып баручы Паттани Берләшкән Азатлык Оешмасы Көньяк Таиландта мөселманнар күпләп яшәгән дүрт өлкә җирләрендә Паттани Даруссалам ислам дәүләтен төзү өчен тырышлык куя. Таиланд, Малайзия хөкүмәтләре һәм Көньяк Таиландта Ислам группировкалары лидеры арасында сөйләшүләр алып барыла. Яла, Паттани, Наратхиват һәм Сатун провинцияләренең Таиланд составыннан чыгып, бер бәйсез дәүләт булып оешуы яки бу төбәкләрнең Малайзия составына керүе мөмкин[3].
Фотогалерея
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- The First Islamic Website in Thailand 2020 елның 9 апрель көнендә архивланган.(ингл.)Калып:Ref-th(кыт.)
- Thailand Islamic Insurgency(ингл.)
- Adrian Morgan. Thailand: Islamist Insurgency with No End. islam-watch.org, 19.05.2007(ингл.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Muslim Population By Country 2020 2019 елның 1 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)
- ↑ Satun province web-site 2020 елның 18 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)
- ↑ Thai PM blames rivals for blasts. BBC, 1.01.2007(ингл.)