Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты

хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген, шулай ук су биологик ресурсларын саклау, контрольдә тоту һәм куллануны җайга са

Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты (рус. Государственный комитет Республики Татарстан по биологическим ресурсам) — Татарстан Республикасы хөкүмәте составындагы мөстәкыйль структур бүлекчә, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген, шулай ук су биологик ресурсларын саклау, контрольдә тоту һәм куллануны җайга салу вәкаләтләрен башкаручы ТР башкарма хакимияте органы, дәүләт комитеты[1]. 2017 елның 9 октябрендә ТР хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсен дәүләт комитеты итеп үзгәртү юлы белән барлыкка илгән.

Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты
Нигезләнү датасы 9 октябрь 2017
Җитәкче Федор Батков
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан, Казан һәм Вахитов районы
Урам Кәрим Тинчурин урамы
Юрисдикциягә карый Татарстан
Ана ширкәт Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты
Адрес 420021, Казан, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт
E-mail mailto:gkbioresursy@tatarstan.ru
Рәсми веб-сайт ojm.tatarstan.ru(рус.) һәм ojm.tatarstan.ru/tat/(тат.)
Карта

Дәүләт комитетының төп бурычы — биологик төрлелекне саклау, әйләнә-тирәлеккә хуҗалык итү һ. б. эшчәнлекнең тискәре йогынтысын булдырмау, региональ әһәмияттәге аеруча саклаулы табигать территорияләре системасын үстерү һәм камилләштерү, хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген, шулай ук эчке су объектларында биологик су ресурсларын саклау һәм куллану өлкәсендә Татарстанның дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыру.

Комитет рәисе үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты. 2019 елның 28 июнь көнендә архивланган. Татарстан Республикасы хөкүмәте сайты

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү