Сөрхандәрья (үзб. Surxondaryo, фар. سرخان‌دریا сөрхан дәрйа — «кызыл елга»[1]) — Үзбәкстандагы елга, Амудәрьяның уң кушылдыгы.

Гиссар сырты көньяк битләвеннән агып төшкән Тупалангдәрья һәм Каратаг елгалары кушылып хасил була. Елганың озынлыгы 175 км (Каратаг елгасы башыннан — 287 км), бассейн мәйданы 13 500 км² тәшкил итә. Су ташу июньнән августка кадәр була. Тамактан 6 км урнашкан урында (Мангузар) уртача су чыгымы 65,8 м³/с тәшкил итә. Елгада Көньяк-Сөрхан сусаклагычы урнаша.

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Сөрых — кызыл; кызыл алтын; дәрья — диңгез; зур елга, зур су. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б.