Максуд Сөндекле

(Сөндекле Максуд битеннән юнәлтелде)

Максуд Сөндекле — татар шагыйре.

Максуд Сөндекле
Туган телдә исем Садыйк Мөбин улы Максудов
Туган 15 сентябрь 1904(1904-09-15)
Тәтеш өязе Сөендек авылы
Үлгән 23 октябрь 1981(1981-10-23) (77 яшь)
Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия империясе
Һөнәре шагыйрь

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Садыйк Мөбин улы Максудов 1904 елның 15 (иске стилдә 2) сентябрендә Татарстан АССРның хәзерге Тәтеш районы Сөендек авылында ярлы игенче гаиләсендә туа. 1924 елда Донбасска китеп, шахтада эшли башлый. Бер елдан аны, алдынгы эшче һәм комсомол активисты буларак, Артемовск шәһәрендәге совет-партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1927 елда мәктәпне тәмамлагач, ул әүвәл укый-яза белмәүне бетерү (ликбез) курсларында укытучы; аннары, 1931— 1935 еллар арасында, Донбасста татар телендә чыккан «Пролетар» исемле газета редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.

1935 елда М. Сөндекле Уфага күчеп килә һәм шунда бөтенләйгә төпләнеп кала. 1935 елдан алып Ватан сугышы башланганчы Башкортстан радио комитетында, Чишмә районының "Сталинчы" / "Вперёд" (хәзерге "Чишмә") гәҗитендә эшли, 1941—1943 елларда фронтта була[1]. Сугыштан соңгы елларда М. Сөндекле Башкортстан республика газеталарында һәм «Әдәби Башкортстан» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.

Ярты гасырлык озын иҗат гомерендә М. Сөндекленең татар, башкорт һәм рус телләрендә биш дистәдән артык китабы басылып чыга. Ул 1930 елдан КПСС члены, 1937 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

М. Сөндекле 1981 елның декабрендә Уфада вафат булды.

Иҗады үзгәртү

Максуд Сөндекле егерменче еллар уртасында Донбасска килгәч яза башлый, беренче шигырьләре шул елларда Мәскәүдә һәм Казанда «Эшче», «Яшь эшче», «Кызыл яшьләр» газеталарында басыла. 1930 елда «Күмер тавышы» исемле беренче җыентыгы, аннан соң, утызынчы еллар дәвамында, шигъри әсәрләре һәм очерк язмалары тупланган ике дистәгә якын төрле күләмдәге башка китаплары дөнья күрә.

М. Сөндекленең поэзиядә яраткан үз темасы — җитештерү, эшчеләр темасы. Беренче адымнарыннан ук ул шахтерлар тормышын яктыртучы, эшче хезмәтенә дан җырлаучы, социалистик хезмәт һәм яшәеш шартларында тәрбияләнгән яңа тип эшченең сәнгатьчә образын тудырырга омтылучы шагыйрь буларак мәйданга чыга һәм үзенең шушы иҗат принципларына ахыргача турылыклы кала.

Сугыштан соңгы елларда М. Сөндекле үзенең күренекле әсәрләреннән булган «Макар Мазай» (1950), «Иван Якутов» (1956) кебек поэмаларын, олы гражданлык хисе белән сугарылган күп санлы публицистик, патриотик шигырьләр яза. Аның иҗат мирасында шулай ук лирик-фәлсәфи шигырьләр, балаларга атап язган әсәрләр, дөнья һәм рус классикасыннан шигъри тәрҗемәләр дә зур урын били.


Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. [[Чишмә (газета)|"Чишмә"]] гәҗите сайты, archived from the original on 2017-04-05, retrieved 2014-08-24