Сөләйман Батыршин

Батыршин Сөләйман Әлүк улы (1825 — ?) — тәрҗемәче.

Сөләйман Батыршин
Туган 1825
Әлма-матер Ырынбур Неплюев кадет корпусы
Һөнәре тәрҗемәче

Биографиясе үзгәртү

1825 елда Ырынбур губернасы Стәрлетамак өязе Аллагуат авылында (хәзерге Башкортстан Республикасы Салават шәһәре составында) туган. Чыгышы белән Батыршиннар дворян нәселеннән.

1842 елда Ырынбур Неплюев хәрби училищесын тәмамлый.

1842 елдан Ырынбур чик буе комиссиясендә тәрҗемәче булып хезмәт итә, коллеж регистраторы чинын ала. 1844 елның 4 маенда кече тәрҗемәче вазифасына күчерелә. Губерна сәркатибе чинын ала.

1850 елның 21 июлендә олы тәрҗемәче вазифасына күчерелә. Шул ук елның 24 ноябрендә коллеж сәркатибе чинын ала.

1854 елның 18 ноябрендә титуляр киңәшче чинын ала. 1855 елның июлендә Ырынбур һәм Самара генерал-губернаторы боерыгына ярашлы, Ырынбур чик сызыгына Е.Кутебаров җитәкчелегендәге ихтилалда катнашкан казакъларны эзәрлекләүгә, тикшерүгә һәм җәзалауга җибәрелә.

1856 елның 18 июленнән 19 сентябренә кадәр генерал-губернатор боерыгына ярашлы, Эчке Урдадан казакъ делегациясен император Александр II-гә таҗ кидерү тантанасында катнашу өчен Мәскәүгә озатып йөри.

1857 һәм 1859 елларда пристав буларак Бохара әмирлеге илчелеген Санкт-Петербургка озатып йөри. 1857 елның 24 октябрендә коллеж асессоры чины ала.

1858 елның 20 апрелендә драгоман буларак Россия империясе илчелеген Хива һәм Бохарага озатып йөри.

1862 елның 8 февралендә йорт (надворный) киңәшчесе чинын ала. 1863 елның 18 апреленнән 20 августына кадәр Эчке Урда белән идарәлек буенча һәм суд бүлегенең киңәшчесе вазифасын үти.

1865 елның 13 ноябреннән 1866 елның 13 мартына кадәр Ырынбур казакъларының көнбатыш өлешенең солтан-хаким вазифасын башкара.

1866 елда Урал казакълары һәм казакълар арасында Җаек елгасының сул яры буенда җирләрне бүлү буенча комиссия әгъзасы була.

1868 елның 10 апреленнән 1869 елның 22 гыйнварына кадәр Ырынбур чик буе комиссиясенең җинаять бүлеге киңәшчесе вазифасын үти.

1869 елның 22 гыйнварында Тургай өлкә идарәлеге киңәшчесе итеп тәгаенләнә.

Тургай өлкәсенең хәрби губернаторы Л. Ф. Баллюзек алдында Корман мулла тарафыннан гаепләнә. Уфа губернасына, аннары Архангельск губернасының Онега каласына 5 елга сөргенгә җибәрелә. Аннары хезмәтитъ хокук кайтара. Ташкент шәһәрендә яши, кала идарәлеге әгъзасы вазифасын били.

Башкорт фольклоры өлгеләрен җыя.

Бүләкләре үзгәртү

  • 2 дәрәҗә Изге Анна ордены (11 февраль 1866),
  • 3 дәрәҗә Изге Анна ордены,
  • 2 дәрәҗә Изге Святослав ордены,
  • 3 дәрәҗә Изге Святослав ордены,
  • «1853-1856 елларда Көнчыгыш сугыш истәлегенә» бронза миналы.

Гаиләсе үзгәртү

Атасы — Әлүк Батыршин, агасы — Искәндәр, кустылар — Мөхәммәткәфи, Ибраһим, Җиһангир.

Хатыны — Нәккәш Сәлихова, кызы — Бибифатыйма (1849—?).

  • Добросмыслов А. И. Тургайская область. Исторический очерк. — Оренбург, 1898.
  • Ильясова А. Я. История башкирского дворянства — Уфа: Китап, 2015. — 232 б. — ISBN 978-5-295-06335-0.
  • Әсфәндиәров Ә. З. Олатайларның бар тарихы.. — Уфа: Китап, 1996. — 224 б. — ISBN 5-295-01672-2.

Сылтамалар үзгәртү

  • Әсфәндияров Ә. З. Батыршинндар // Башкорт энциклопедиясы — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльлми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.