СәрдекТатарстан Республикасының Балтач районындагы авыл.

Сәрдек
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Балтач районы
Координатлар 56°36'тн, 50°20'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 198 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422259
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Сардек

Почта индексы — 422259.

География үзгәртү

Авыл Кугуборка елгасы янында Балтач шәһәр тибындагы бистәсеннән 35 км төньякка таба урнашкан.

Тарих үзгәртү

Авылга XVII гасырда нигез салына.

XVIII-XIX гасырның беренче яртысында халык дәүләт крестьяннары категориясенә керә. Бу чорда халыкның төп шөгыльләре ― игенчелек һәм терлекчелек, чабата һәм киез итек басу булган.

ХХ гасыр башында авылда мәчет (1720 ел), су тегермәне эшли башлаган. Бу чорда авыл кешеләре җир бүленеше 1647,5 дисәтинә тәшкил иткән.

1918 елда авылда башлангыч мәктәп, 1923 елда-уку йорты, 1930 елда клуб ачыла. 1931 елда «1 Май» колхозы оеша.

1920 елга кадәр авыл Нократ губернасы Малмыж өязенең Шода волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантоны составында була. 1930 елның 10 августыннан Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан Балтач, 1938 елның 4 августыннан Чепья, 1958 елның 16 июленнән Балтач, 1963 елның 1 февраленнән Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районына керә.[1]

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.7 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.9 °C 19.9 °C 17 °C 11.4 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.6 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.[3]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.