Сәрвәр Сайранова

Сәрвәр Сайранова (17 гыйнвар 1918 ел2006 ел) — Ишембай шәһәре башкорт халык театрының 1948-1973 еллардагы режиссеры. «Мактау Билгесе» ордены кавалеры, Башкорт АССРның атказанган артисты (1961). Ишембай шәһәре һәм Ишембай районының Мактаулы гражданы (1999).

Сәрвәр Сайранова
Туган 17 гыйнвар 1918(1918-01-17)
Теләвембәт, Тляумбетовский сельсовет[d], Күгәрчен районы, СССР
Үлгән 2006
Ишембай
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре театр режиссеры

Советлар Союзы Герое Садыйк Сайрановның тормыш иптәше. Ишембай шәһәре Мәдәният сараеның Сәрвәр Сайранова исемендәге Башкорт халык театры аның исемен йөртә[1].

Биографиясе үзгәртү

Сәрвәр Фәйзрахман кызы Сайранова (Фәррәхова) 1918 елның 17 гыйнварында хәзерге Башкортстан Республикасының Күгәрчен районы Теләвембәт авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, актриса булу теләге белән Уфага килә, Башкорт дәүләт сәнгать училищесына (соңрак аның нигезендә ике уку йорты ачыла - музыка училищесы һәм театр-сәнгать техникумы) укырга керә. Хаҗи Бохарский, Абдулла Шакиров кебек даһи сәхнә осталары аның педагоглары була.

1938 елда Башкортстан театр - сәнгать техникумын тәмамлагач, Башкорт дәүләт академиягә драма театры актрисасы булып эшли башлый. Сәрвәр Фәррахованың театрдагы тәүге роле А.Островскийның «Гаепсездән гаеплеләр» пьесасы буенча куелган спектаклендә Крушкина роле була.

Бераздан Сәрвәр тормыш иптәше хезмәт иткән җиргә, Белоруссиягә китә. Ләкин 1941 елда башланган Бөек Ватан сугышы яшьләрнең бөтен уй-хыялларын юкка чыгара. Тормыш иптәше сугышта һәлак була. Сәрвәр Фәйзрахман кызы ике баласы белән туган авылында, әти-әнисе янында яши башлый.

1942 елдан Теләвембәт авыл советы секретаре,

1944 елдан Йомагуҗа район Советының (хәзерге Күгәрчен районы) сәүдә бүлеге мөдире булып эшли. 1945 елда аны сугыштан кайткан Садыйк Сайранов күреп, гашыйк була һәм тормыш юлын бергә үтәргә тәкъдим ясый.

1946 елда Сәрвәр Фәйзрахман кызы Садыйк Сайрановка тормышка чыгып, Ишембай шәһәрендә яши һәм эшли башлый[2].

1947 елда Сайрановларның уллары туа.

1948-1973 елларда Ишембай шәһәре С.М.Киров исемендәге Мәдәният сараеның Башкорт драма коллективы (Башкорт халык театры) сәнгать җитәкчесе. Мәдәният сараеның Башкорт халык театры бу елларда бик күп әсәрләрне - Мостай Кәримнең «Айгөл иле», Ю.Әминевнең «Гөлчәчәк», Сәгыйт Мифтаховның «Сакмар» кебек пьесаларны сәхнәгә чыгара. Сәрвәр Сайранова бик күп талантларны ача, аларда иҗатка канат куя. Хөсәен Мәҗитов, Шәмсия Нагаева, Марат Солтанов,Тәнзилә Хисамова,Асия Смакова, Наил Тибеев, Римма Зәйнулла кызы Нигъмәтуллина кебек сәхнә осталарының иҗат чишмәсе Сәрвәр Сайранова Ишембайда оештырган түгәрәкләрдә һәм театрда башлана.

 
Ишембай мәдәният йорты

1999 ел - Сәрвәр Сайрановага Ишембай шәһәренең Мактаулы гражданы исеме бирелә.

Гаиләсе үзгәртү

Тормыш иптәше - Садыйк Сайранов, Советлар Союзы Герое[3][4].

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. www.ishimbai-kultura.ru/index.php/...07.../241-sajranova-sarvar-fajzrakhmanovna
  2. vatandash.ru/pics/pdf/2605.pd
  3. www.warheroes.ru/hero/hero.asp?Hero_id=2125
  4. башкирская-энциклопедия.рф/index.php/2-statya/4815-sajranov-sadyk-uildanovich