Сәрвәр Галәветдинов

Галәветдинов Сәрвәр Әбүталип улы (25 сентябрь 1950 ел) — укытучы, шагыйрь. 2005 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Сәрвәр Галәветдинов
Туган 25 сентябрь 1950(1950-09-25) (72 яшь)
Бөрҗән районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Һөнәре журналист

БиографиясеҮзгәртү

Сәрвәр Әбүталип улы Галәветдинов 1950 елның 25 сентябрендә Башкорт АССР-ының Бөрҗән районы Колгына авылында туган.

Булачак шагыйрь әби тәрбиясендә бала чактан халык моңнарын тыңлап, халык йолаларын күреп үсә. Әбисе бик күп әкиятләр, риваятләр, хикәяләр, легендалар, мәкалләр, әйтемнәр хәбәрдар була.

Мәктәп елларыннан ук Сәрвәр Галәветдинов шигырлар яза башлый. Аның шигырлары «Ленинчы», «Башкортстан», Бөрҗәннең «Таң», Әбҗәлилнең «Чаткы» газеталарында да басыла.

Совет Армиясендә хезмәт иткәндә, журналистика буенча курс тәмамлый, шигырьләр язуын да ташламый. Шигырьләре «Литературная газета» һәм «Известия Башкортостана» гәҗитләрендә дөнья күрә.

Армиядән соң туган якларына әйләнеп кайта, колхозда бригадир булып эшли. 1993 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлап, озак еллар авыл мәктәбендә укытучы булып эшли.

Шигырьләре«Яшь көчләр» альманахында (1981, 1982, 1983) басылып чыга.

2005 елда «Һәнәк» журналының, "Башкортстан" гәҗитенең лауреаты була.

Сәрвәр Галәветдиновның бик күп шигырьләренә Нур Даутов, К. Дәүләтбирдина, Н. Абдуллина, А. Гайсин, Р. Ханнанов тарафыннан халык арасында киң таралган җырлар язылган.

«Күңелемдә иярле ат» исемле башлангыч китабы 1993 елда дөнья күрә. 2010 елда «Былбыллар сайраганда» дигән китабы басылып чыга.

Сәрвәр Галәветдиновның иҗаты башкорт авылының елъязмасын чагылдыралар. Аның әсәрләре тирән эчтәлеккә ия, аларда башыннан ахырына кадәр дәрт сизелә. Авыз-тел иҗаты нигезендә холык-гадәтләргә, йолаларга таянып язылган әсәрләре тирән фәлсәфи эчтәлеге белән аерыла.

КитапларыҮзгәртү

  • Алдакчы бүдәнә : Йомаклар/ С.Ә. Галәветдинов. — Уфа: Китап, 1996. — 32 бит.
  • Авылым тарихы — халкым тарихы : документаль-публицистик белешмә/ С.Ә. Галәветдинов. — Учалы, 2015. — 38 бит.
  • Былбыллар сайраганда : Шигырьләр/ С.Ә. Галәветдинов. — Уфа: Китап, 2010. — 184 бит.
  • Күңелемдә иярле ат : Шигырьләр/ С.Ә. Галәветдинов. — Уфа: Китап, 1993. — 30 бит.
  • Көй тылсымы : Шигырьләр/ С.Ә. Галәветдинов. — Уфа: Китап, 2006. — 32 бит.
  • Бизәкле беләзек. Ажурный браслет. : Йомаклар/ С.Ә. Галәветдинов; Рус телене тәрҗемәчесе Усманов Б. Н.. — Уфа: Китап, 2015. — 80 бит.
  • Серләремне систем. Шигырьләр/ С.Ә. Галәветдинов. — Уфа: Китап, 2001. — 40 бит.

Аның турында әдәбиятҮзгәртү

  • Бәшәров. Ф. Төпкөлдән сыҡҡан шағир // Башҡортостан. — 2008. — 10 июнь. — 4-се бит.
  • Моң тылсымы ташламаһын // Таң. — 2009. — 1 окт. — 3 -сө бит.

ЧыганакларҮзгәртү

  • Писатели земли башкирской: Справочник/ Сост. Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа, 2006. — С.139-140.
  • Писатели земли башкирской: Справочник/ Сост. Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Перераб. и доп. второе изд. — Уфа, 2015. — С.184.

СылтамаларҮзгәртү