Сәйдә Зыятдинова

Сәйдә Зыятдинова (Сәйдә Закир кызы Зыятдинова, 27 март 1941(1941-03-27) (82 яшь), Шәдке, Теләче районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — , ) — язучы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991).

Сәйдә Зыятдинова
Туган 27 март 1941(1941-03-27) (82 яшь)
Шәдке, Теләче районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы

1971 елдан «Яшь ленинчы» гәҗите мөхәрририятендә, 1983 елдан «Азат хатын» журналы мөхәрририятендә, 1993-1997 елдан «Татарстан» журналының мәдәният бүлеге мөдире.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Сәйдә Зыялы (Зыятдинова Сәйдә Закир кызы) 1941 елның 27 мартында Татарстанның Теләче районы Шәтке авылында урманчы гаиләсендә дөньяга килә.

Әдипнең балачагы һәм үсмер еллары авыр сугыш елларына туры килә. Ятимлекачысын татый.Шулай да белемгә омтылыш аны тормыш авырлыкларын җиңәргә өйрәтә. Туган авылында җидееллык мәктәптә белем ала, аннары Олы Нырсы авылы мәктәбендә урта мәктәпне тәмамлый. Аннары ике ел колхозда эшли. 1963 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.

Иҗат эшчәнлеге үзгәртү

Сәйдә Закир кызы 1968 елда университетны тәмамлагач, Татарстан Министрлар Советы каршындагы архив идарәсендә кече фәнни хезмәткәр булып эшкә алына. Иҗат эше күңеленә тынгылык бирми. «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып күчә, соңрак редакциянең бүлек мөдире вазифасын да башкара. Язучының беренче әдәби әсәрләре «Яшь ленинчы» газетасында эшләгәндә дөнья күрә башлый.

1977 елда Татарстан Журналистлар берлегенә кабул ителә. 1983–1992 елларда С.Зыялы «Сөембикә» журналында башта әдәбият бүлеге мөдире, аннары журналның җаваплы сәркәтибе булып эшли. Бу елларда көндәлек матбугатта бер-бер артлы «Тугрылык», «Саба җиле» дигән поэмалары һәм шәлкем-шәлкем шигырьләре басыла. 1988 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан һәм яшь авторларның әсәрләре тупланган «Беренче карлыгачлар» җыентыгында «Җыелмаган җиләк» дигән гомуми баш астында шагыйрәнең бер бәйләм шигырьләре урнаштырыла, 1991 елда исә «Айның тулган чагы» исемле беренче мөстәкыйль шигъри китабы дөнья күрә. С.Зыялы проза әсәрләре – повестьлар («Кайнар сукмаклар», «Кар карасы», «Кара таплы бизәк», «Югалту»), хикәяләр («Юл читендә», «Буранлы төн», «Ике дөнья арасы», «Ачылмаган бөре», «Сыну», «Яз салкыннары» һ.б.), публицистик мәкаләләр авторы буларак та укучыларга таныш. Үзенчәлекле әдәби образлар һәм вакыйгалар аша үзенең тормыш гаме, яшәү мәгънәсе турындагы уй-фикерләрен, фәлсәфи карашларын гәүдәләндергән бу әсәрләрнең бер өлеше аның 2001 елда нәшер ителгән «Кайнар сукмаклар» исемле проза китабында урын ала.

Мактаулы исеме үзгәртү

Дөнья күргән китаплары үзгәртү

  • Айның  тулган чагы: поэмалар, шигырьләр. (1991)
  • Кайнар сукмаклар: повестьлар, хикәяләр. (2001)
  • Ачылмаган бөре: повестьлар, хикәяләр. ( 2006)

Искәрмәләр үзгәртү

Файдаланган әдәбият үзгәртү

  • Гыйззәтуллина Ф. «Айның тулган чагы» // Соц. Татарстан. – 1991. – 20 авг. Хуҗин М. Ямь һәм гамь // Казан утлары. – 2001. – № 2. –119 б.
  • Сафина Н. Ярый әле һәр ел язлар килә // Сөембикә. – 2001. – № 3. – 5

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү