Сәвия Габделхәй кызы Әкбәровататар галиме, биология фәннәре кандидаты.

Сәвия Әкбәрова
Туган телдә исем Сәвия Габделхәй кызы Әкбәрова
Туган 18 ноябрь 1956(1956-11-18) (67 яшь)
Яңгул авылы
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре нәмзәте[d]

Ул 1956 елның 18 ноябрендә Яңгул авылында туган. 1974 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый һәм укуын Казан ветеринария институтында дәвам итә. 1980 елда институтны тәмамлап, акушерство кафедрасында өлкән лаборант булып эшли башлый, 1985 елдан – кафедраара лабораториянең өлкән фәнни хезмәткәре, 19902000 елларда — анатомия кафедрасы ассистенты.

Сәвия Әкбәрова 2000 елда кандидатлык диссертациясе яклап биология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. Бүгенге көндә Казан ветеринария медицинасы академиясенең анатомия кафедрасында өлкән укытучы булып эшли. Аның нәшер ителгән утыздан артык фәнни хезмәте һәм методик эшләнмәләре бар.

2000 елда «Ел ассистенты» конкурсында җиңеп, аның беренче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.