Сяканя
каратай халкының милли ризыгы
Сяканя (сяканя — мукш. чүлмәк[1]) — Татарстанның Кама Тамагы районында яшәүче каратай халкының милли ризыгы, эченә гөмбә тутырылган кечкенә пәрәмәчләр.[1]
Сяканя | |
Административ-территориаль берәмлек | Кама Тамагы районы |
---|---|
Чыгыш иле | Татарстан |
Әзерләү
үзгәртүСяканя кунакларны каршы алу өчен әзерләнгән милли каратай ризыгы булып санала. Ясаганда пилмән камыры, эчлегендә – гөмбә, суган, каймак кулланыла.[2]
Аны әзерләгәндә гөмбә, суган кыздырырыла, һәм каймак белән болгатыла.[2] Камыр басыла, аны җәяргә һәм түгәрәкләп кисәргә кирәк. Кырыйлары бөкләнеп чыга, мондый формаларны бераз вакытка кибергә калдыралар, аннары аларны кайнар тозлы суга салып, кайнаталар, пешеп чыккач камырга гөмбәләрдән ясалган эчлек тутырыла.[3][2]