Сэйсон Маэда (яп. 青邨; чын исеме Рэндзо, 1885 елның 27 январенда Накацугава, Гифу префектурасында туган — 1977 елның 29 октябренда , Накацугавада үлгән) — традицион нихонга стиленда эшләгән япон рәссамы.

яп. 前田青邨
Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык  Япония
 Япон империясе
Кана белән язылган исем まえだ せいそん[2]
Туу датасы 27 гыйнвар 1885(1885-01-27)[3][4]
Туу урыны Накацугава, Гифу (префектура), Япония
Үлем датасы 29 октябрь 1977(1977-10-29) (92 яшь)
Үлем урыны Камакура, Канагава (префектура), Япония
Һөнәр төре рәссам
Эшчәнлек өлкәсе живопись[d]
Башкарган вазыйфа придворный художник[d]
Укытучылары Ханко Кадзита[d]
Сәнгать юнәлеше нихонга[d]
Бүләкләр
Авторлык хокуклары вәкиле reproduction right represented by CISAC-member[d][5][6]
Әсәрләр җыентыгы Миннеаполис сәнгать музее[d] һәм Художественная галерея Нового Южного Уэльса[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте әсәрләре авторлык хокуклары белән якланган[d]
 Сэйсон Маэда Викиҗыентыкта

Тормышы һәм иҗады

үзгәртү

Сэйсон Маэда 1901 елда Токиога килә, анда “укиё-э” япон агач төсле гравюрасының мәшһүр остасы рәссам Кадзита Ханконың (1870—1919) өйрәнчеге була. Аннан яшь рәссам үзенең «Сэйсон» (Зәңгәр бистә) тәхәллүсен ала. 1907 елда ул Хаями Гёсю, Имамура Микё һәм Ясуда Юкихико кебек осталар белән “Кодзикай” дигән живописецларның яңа берләшмәсенә керә, аның максаты нихонга сәнгать стилен камилләштерү тора, иптәшләре белән живопись күргәзмәләрендә катнаша. 1912 елда мәдәният министрлыгы оештырган 6-ынчы Бөтенъяпон живопись күргәзмәсендә Маэда үзенең «Микоси» картинасын тәкъдим итә һәм аның белән өченче урынны ала. 1914 елда ул чираттагы экспозициядә үзенең «Кайнар чишмәләрдә ял» һәм «Бамбук чабу» картина-төргәкләрен тәкъдим итә, шуннан соң япон «Нихон бидзюцу-ин» рәссамнар Җәмгыятенең әгъзасы була. 1916 елда Маэда нихонгадан тайпыла һәм Европа живописе стиленда «Миякога сигез мәшһүр манзара» тукымасын ясый. 1922-нче елдан 1933-енче елга кадәр вакытны ул живописец Кобаяси Кокэй белән Европада уздыра һәм җирле сәнгатьне өйрәнә. Сәфәрне «Нихон бидзюцу-ин» субсидияли. Англиядә ике рәссам Лондонда Британия музеенда сакланган иске япон осталарының әсәрләреннән күчермә ясыйлар. В 1930 году Маэда получает престижную премию Асахи, учреждённую газетой Асахи симбун, за написанное годом раньше полотно «Минамото Ёритомо в пещере». 1935-енче елда ул япон художестволар Академиясенең әгъзасы була. 1944-енче елда ул сарай яны титулына ия була. 1951-енче елдан 1959-ынчы елга кадәр Маэда — Токиода нәфис сәнгать Югары мәктәбенең профессоры. 1955-енче елда япон Мәдәният ордены бүләген ала һәм “Мәдәният өлкәсендә аеруча хезмәт күрсәткән шәхес” дәрәҗәсенә ия була.

Сэйсон Маэда беренче чиратта үзенең тарихи тукымалары өчен мәшһүр, шулай ук портретлар, театр темаларына картиналар, пейзажлар ясаган. Төргәкләрдә һәм пәрдәләрдә художество сурәтләр авторы.

Әдәбият

үзгәртү
  • S. Noma (изд.): Maeda Seison. в: Japan. An Illustrated Encyclopedia. Kodansha, 1993. ISBN 4-06-205938-X, S. 907.
  • Tazawa Yutaka: Biographical Dictionary of Japanese Art. Kodansha International, 1981. ISBN 0-87011-488-3.
  • Laurance P. Roberts: A Dictionary of Japanese Artists. Weatherhill, 1976. ISBN 0-8348-0113-2.

Галерея

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү