Сырым Датов - Сырым Дат улы ( каз. Сырым Датұлы ) ( 1753(1753) , Көнбатыш Казакъстан өлкәсенең хәзерге Сырым районы - 1802 ) - 1783-1797 елларда Кече Йөз казакъларының хөкүмәткә каршы хәрәкәте башлыгы Байбакты казакъ ыруы старшинасы.

Җенес ир-ат
Туу датасы 1753
Туу урыны Сырымский район[d], Көнбатыш Казакъстан өлкәсе, СССР
Үлем датасы 1802
Үлем урыны Хивә, Хивә ханлыгы

Биографиясе

үзгәртү

Сырым Датов Емельян Пугачев җитәкчелегендә 1773-75 елгы крестьян сугышында катнашкан. А.В.Суворовның П.И.Панинга 1775 елның 22 июнендә язган хатында, С. Датов фетнәдә актив катнашучыларның берсе дип мәгълүмат бирә.

1775 елда патшабикә Екатерина II казакъларга кайбер хокуклар бирә, аеруча аларга кышын Урал һәм Идел аралыгында көтүлекләрне законлы кулланырга рөхсәт итә. Ләкин Урал казак гаскәренә бу ошамый, конфликтлар башлана, казакълар үз җирләреннән үткәндә тоткын-аманатлар калдыруны, терлек йөртелгән җир өчен түләү тәлап итәләр.

Кече Йөзнең казакъ ырулары корылышында патша хакимиятенә тәртип торгызырга мөмкинлек бирәчәк реформалар үткәрергә маташулар башлана. Бу омтылышларның берсе - 1785 елда үткәрелгән халык корылтае. Ырынбур генерал-губернаторы барон Игельстром тиздән корылтай чакыруның хата икәнен аңлый. Корылтай башы итеп Кече Йөзнең ханы Нуралы түгел, Сырым Датов сайлана. Нәтиҗәдә, бөтен абруен югалткан хан Россиягә яклау эзләп качарга мәҗбүр була.

1783 елдан башлап өзлексез көрәш бара, патша хакимияте тынычлык урнаштырырга тырыша, шул ук вакытта казакълар ягыннан тәлапләр чынында бәйсезлек өчен була бара.

Барлык ташламаларга карамастан, казакълар арасында хөкүмәткә каршы фикерләр дәвам итә һәм 1791 елда патша хакимияте хан властенең кире кайтуын игълан итә, солтан Есимны хан итеп билгели. Моңа җавап итеп, Сырым Датов Россиягә каршы сугыш игълан итә һәм ул куйган Есим ханны үтерә, чик буенда ун ел туктамый алышлар башлана.

1797 елда Сырым Датов ырудашлары белән көньякка, Хива ханлыгы җирләренә күченергә мәҗбүр була. 1802 елда ул вафат була, кайбер чыганаклар буенча, аны дошманнары агулаган. Сырым яшь чагында әле карт батыр Есет аңа: "Дошман якын, ләкин бездә бер төптән тору юк. Барысы да батыр артыннан иярә салмый. ". Легенда болай дәвам итә: "карт Есет сүзләре чынга аша. Халык тыңламый. Солтаннарга хан кирәк ... Шул вакытта Сырым елады, диләр. Ул Есетнең: аңа лаеклы ат бирелмәгән, аңа тыңлаучан кешеләр бирелмәгән, дигән сүзләрен искә төшерә" (ЦГИА КазССР, ф. 544, д. № 327, л. 6. ).

1947 елда Россия тарихчысы Михаил Вяткин "Батыр Сырым" китабын бастырып чыгара, һәм ул Сталин премиясенә лаек була. Ләкин заман тиз үзгәрә һәм берничә елдан соң ССРБда Сырым Датов исеме тыела.

Хәзерге Казакъстанда Сырым Датов исеме, хакимият даирәләре тырышлыгы белән, патша хакимиятен җимерүгә юнәлтелгән милли азатлык хәрәкәте башлыгы әһәмиятен ала. Бер ничә ел элек Сырым-батыр каберен эзләү уңышлы тәмамланган. Ургәнечтән 60 км ераклыкта, "Гаип-ата" дип аталган, җирле үзбәкләрдән нык аерылып торган каберлек булган . "Гаип" - "чит", "билгесез" дигәнне аңлата. Көнбатыш Казакъстан галимнәренең һәм җирле тарихчыларның экспедициясе бу Сырым Датов төрбәсе булуын ачыклый. 2007 елда, Хорезм өлкәсенең Гурлен авылында, төрбә янында, "Гаип-ата-Сырым Датулы" дип язылган кара мәрмәрдән ясалган истәлекле кабер ташы куелган.

  • 2000 елда Уралск шәһәрендә Датовка багышланган атлы һәйкәл куелган.
  • 2007 елда, риваятьләр буенча, милли азатлык хәрәкәте барлыкка килгән урында - Көнбатыш Казакъстан өлкәсенең Сырым районы Сырым-түбә дип аталып йөртелгән биеклектә Сырым Датовның мемориаль комплексы төзелгән. Казакъстанның кыска энциклопедиясендә мәгълүмат юк. Сырымның үлеме һәм урыны әлегә ачыкланмаган.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Батырь Срым// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 3-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.

Сылтамалар

үзгәртү