Сыртланова урамы (Казан)
Казаннның Идел буе райунында урнашкан урам
Сыртланова урамы, Мәгубә Сыртланова урамы (рус. улица Сыртлановой, улица Магубы Сыртлановой) – Казанның Идел буе районындагы (Горки-1 микрорайоны) урам. Җиңү проспекты белән киселештә башлана. Х. Мәүлүтов урамы белән киселештә тәмамлана. Гарифҗанов урамы белән кисешә. ССРБ Каһарманы хәрби очучы Мәгубә Сыртланова (1912-1971) исемен йөртә.
![]() | |
Төбәк | Татарстан |
---|---|
Шәһәр | Казан |
Район | Идел буе районы |
Кисеп үтә |
Җиңү проспекты |
ТарихҮзгәртү
1972 елның 30 маенда Казан хезмәт ияләре депутатларының шәһәр шурасы карары белән Казанның Идел буе районындагы урамга Советлар Берлеге Каһарманы (1946), хәрби очучы Мәгубә Сыртланова (1912-1971) истәлегенә аның исеме бирелгән. М.Х. Сыртланова 1947-1971 елларда Казанда яшәгән, 1971 елның 1 октябрендә Казанның Татар зиратында җирләнгән.
Игътибарга лаек объектларҮзгәртү
- Балалар скверы[1]
- 6нчы йорт – Гимнастика буенча федераль үзәк
- 21нче йорт – 10нчы балалар поликлиникасы
- 52 нче гимназия (Гарифҗанов урамы). М. Сыртланова музее эшли[2].
ГалереяҮзгәртү
- Сыртланова урамы