Сыртланова урамы (Бәләбәй)
Сыртланова урамы, Мәгубә Сыртланова урамы (баш. Сыртланова урамы, Мәғүбә Сыртланова урамы, рус. улица Сыртлановой, улица Магубы Сыртлановой) — Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендәге урам. Совет урамы белән киселештә башлана. Бәләбәйнең «Автонормаль» заводына (БелЗАН) борылып тәмамлана. Көнчыгыш, Нефтебаза, Исемсез, 9 Май, Чишмә урамы, Чишмә тыкрыгы, Чүлмәк ясаучы, Кирпеч, Ямашев, Хезмәт урамнары белән кисешә. Шаулы чишмә елгасын, Шәһәр сөт комбинаты буасын кисеп үтә. Почта индексы 452000. Бәләбәйдә туган ССРБ Каһарманы хәрби очучы Мәгубә Сыртланова (1912-1971) исемен йөртә.
Төбәк | Башкортстан |
---|---|
Шәһәр | Бәләбәй |
Игътибарга лаек объектлар
үзгәртү1нче а йорты — Бәләбәй «Автонормаль» заводы («БелЗАН» АҖ)[1].
Галерея
үзгәртү-
Бәләбәй «Автонормаль» заводы («БелЗАН» АҖ)
Сылтамалар
үзгәртү- Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова. belebey.ru 2021 елның 22 октябрь көнендә архивланган.(рус.)
- Сыртланова урамы Бәләбәй картасында
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ БелЗАН сайты, archived from the original on 2017-08-27, retrieved 2017-08-24