Сухрау вулысы
Сухрау вулысы (тат. سوخراو ۋولىٰسىٰ, рус. Сухоревская волость) — Уфа губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Сухрау вулысы | |
---|---|
Русия империясе вулысы[d] | |
Ил | Россия империясе |
Үзәк | Кече Ерыклы |
Халык саны | 10007 кеше (1890) |
Богородски (Казан губернасының Чистай өязе), Казиле (Вәтке губернасының Алабуга өязе), Афанас һәм Тәкмәк вулыслары белән чиктәш булган (1890). 18 торак пунктта 10007 кеше яшәгән.[1] 1920-елларның уртасында бетерелә.