Сулыш системасы — кешедә һәм хайваннарда тышкы тирәлек белән газ алмашынуын тәэмин итүче тән әгъзалары системасы. Аның аша организмга әче тудыргыч килә һәм аннан углекислоталы газ чыгып китә.

Сулыш системасы
Сурәт
Тавыш чыгара респираторный звук[d]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/respiratory_system[1][2]
NCI Thesaurus идентификаторы C12779
 Сулыш системасы Викиҗыентыкта
Кешенең сулыш системасы

Гомуми мәгълүмат үзгәртү

Сулыш системасы (латинча "systema respiratorium", урысчага дыхательная система дип тәрҗемә ителә) әче тудыргычсыз яшәүгә яраклашмаган тере организмнар иң кирәкле өлешләренең берсе. Кеше, мәсәлән, сулыш алып, тышкы мохиттан әче тудыргыч йота һәм кирегә кулланылган (углекислоталы) газ бүлеп чыгара. Бу организмның бар әгъзалары тукымасының һәрбер күзәнәгенә энергия кирәклек белән бәйле. Органик берләшмәләрнең өзлексез таркалуы һәм әчеләнүе (окислануы) организмда энергия чыганагы булып тора. Бу әчеләнү процессларында кирәк әче тудыргыч катнашканлыктан, күзәнәкләр аның һичтуктаусыз килеп торуына мохтаҗ. Һәркайсы органик матдәләрнең окислануы нәтиҗәсендә углекислоталы газ белән су барлыкка килә, алар үз чиратында сулыш системасы әгъзалары ярдәмендә организмнан чыгарыла. Күзәнәкләрне әче тудыргыч белән тәэмин итүне һәм алардан углекислоталы газны алып китүне кан башкара. Аның белән һава арасында газлар алмашы сулыш алу әгъзалары эчендә бара.

Кешенең сулыш системасы үзгәртү

Күкрәк куышлыгында урнашкан үпкәләр һәм һава үткәрү юллары: борын куышлыгы, тамак өсте, корылтай, богардак, — сулыш алу системасын тәшкил итә.

Һава үткәрү юллары борын куышлыгыннан башлана. Ул сөяк-кимерчәк бүлем белән уң һәм сул яртыларга бүленгән, шулардагы бормалы юллар борын куышлыгының эчке өлешен зурайта. Борын юлларын каплап торучы лайлалы катлауда бик күп керфекчәләр, кан тамырлары һәм лайла бүлеп чыгаручы бизләр бар. Бу лайла организм өчен кыйммәтле үзенчәлекләргә ия: ул микробларны тотып-тоткарлап кына калмый, аларны тулысынча диярлек зарарсызландыра да. Үзенә ябышып калган өлешчеләр белән бергә лайла борын куышлыгыннан даими чыгарылып тора. Борын куышлыгының үпкәләр эшмәкәрлеге өчен тагын да бер файдалы эшмәкәрлеге — ул да булса, тышкы мохитнең торышына чыгып, без сулаган һаваны (башлыча) җылыту һәм дымландыру.

Борын куышлыгыннан һава йоткылыкка, аннан соң бугазга үтә. Бугаз берничә кимерчәктән торган чокыр рәвешендә. Сулыш алудан аермалы рәвештә азык йоткан вакытта бугазга керү юлы кимерчәктән торган бугаз капкасы белән ябыла. Бугаз кимерчәкләре арасында лайлалы бәйләвечләр — тавыш ярылары урнашкан. Алар арасындагы аралык тавыш еге дип атала.

Кеше сөйләшмәгәндә тавыш ярылары ике якка аерылып тора, һәм тавыш еге тигез яклы өчпочмак формасын ала. Сөйләшкәндә я җырлаганда тавыш яралары бер-берсенә тиеп тора. Сулап чыгарылган һава бәйләвечләргә баса һәм алар тирбәлә башлый — шулай итеп тавыш барлыкка килә. Аның югарылыгы тавыш яраларының озынлыгына бәйле. Тавыш ярылары кыскарак булган саен аларның тирбәлүләре ешрак була һәм, нәтиҗәдә, тавыш та югарырак була. Хатын-кызларда тавыш ярылары ирләргә караганда кыскарак, шуңа да аларның тавышы да югарырак.

Тавыш ярылары 1 секундка 80-нән алып 10 000-гә кадәр тибрәнү ясый ала. Кеше телмәре тавышларының тәмам формалашуы тамак, йоткылык, авыз һәм борын куышларында, тел, иреннәр, аскы яңак торышы үзгәргәндә хасил була. Кеше тавышы ярдәмендә үзенең тойгыларын һәм кәефен: шатлануын һәм ачулануын, назлавын һәм янавын, мыскыллавын һәм иркәләвен бирә ала.

Каты кычкыру тавыш ярылары өчен зарарлы: алар нык тартыла һәм, бер-берсенә якынаеп, бәрелә һәм ышкыла, нәтиҗәдә алар үзләренә үзләре зыян ясый. Еш кычкырган кешенең тавышы карлыга яки бөтенләй бетә. Шыбырдап сөйләшкәндә, тавыш ярылары бер-берсенә тыгыз тиеп тормый. Тавыш аппаратын сакларга кирәк булганда, табиплар беренчел чиратта шыбырдап кына сөйләшергә тәкъдим итә.

Эчкә сулана торган һава бугаздан көпшә рәвешендәге трахеяга үтә. Аның алгы өслеге бәйләвечләр һәм мускуллар белән үзара тоташкан кимерчәкле ярым боҗрадан тора. Трахеядан арткы йомшак өслеге кызыл үңәчкә тиеп тора һәм азыкның үтүенә комачауламай. Трахея уң һәм сул үпкәләргә күчүче ике бронхка аерыла.

Үпкәләрдә бронхларның һәр берсе агач кебек тармаклана, ә һава үткәрү көпшәләренең диаметры әкренләп бәләкәйләнә бара. Иң вак бронх көпшәләренең очлары эченә һава тулган юка тышлы үпкә куыклары белән тәмамлана. Аларның көпшәләре беркатлы эпителиаль күзәнәкләрдән тора һәм капиллярлар челтәре белән куе итеп сырмаган. Алар куыкларның эчке йөзен юка яры рәвешендә каплап торган биологик актив матдәләр бүлеп чыгара. Нәкъ шушы яры куыкларның даими күләмен саклый һәм аларга бер-берсенә кушылырга ирек бирми. Моннан тыш, ярының матдәләре үпкәләргә һава белән ингән төрле микроорганизмнарны зарарсызлый. "Эшкәртелгән" яры һава үткәрү юллары аша какрык рәвешендә чыгарып ташлана яки үпкә фагоцитлар тарафыннан "сеңдерелә".

Сулыш алу һәм сулап чыгару, бер-берсен ритмик рәвештә алмаштырып, үпкәләр аша һаваның үтүен һәм шулардагы һаваның даими алмашынуын тәэмин итә. Бу эшчәнлек озынча миендә урнашкан сулыш үзәге белән башкарыла. Анда ритмик рәвештә туып торган импульслар, нервлар буйлап кабырга-ара мускулларга һәм диафрагмага тапшырылып, аларның кыскаруын тудыра. Кабыргалар күтәрелә һәм төшә, мускулларның кыскаруы исәбенә диафрагма яссы диярлек булып китә. Күкрәк куышлыгының күләме арта. Үпкәләр күкрәк читлеге хәрәкәтен кабатлый. Бу — сулыш алу була. Аннан соң кабырга-ара мускуллар һәм диафрагма мускуллары йомшара, күкрәк куышлыгының күләме кими, үпкәләр кысыла һәм һава тышка чыгарыла. Монысы инде — сулап чыгару була.

Сулыш алу — яшәү нигезе, тормыш билгесе. Суламый икән, димәк кеше үлгән, һәрбер кеше минутына 16-18 сулыш хәрәкәте ясый.

Табигать ышанычлы сулыш органнары төзегән. Аларның бер өлеше һава уздыруга хезмәт итә. Болар — сулыш юллары. Аларга борын куышлыгы, бугаз, трахея, бронхлар керә. Сулыш юллары камил бер план буенча төзелгән: стенкалары кимерчәк каркастан тора, шуның аркасында алар салынып төшми, формалары сакланып кала. Сулыш юллары эчке яктан керфекле эпителий белән капланган. Ул сулыш юлына кергән чит җисемнәрне үзенчәлекле кыскару, лайла белән тышка куып чыгара.

Сулыш системасының икенче өлеше үпкәләрдән гыйбарәт. Монда һава белән кан арасында газ алмашы процессы бара. Тик моның өчен һава башта борын куышлыгына керергә тиеш. Борын куышлыгы аша узганда һава җылына, дымлана һәм тузаннан арына.

Борын куышлыгы сөяк-кимерчәкле бүлге белән ике тигез кисәккә аерыла.

Тышкы якка ул борын тишекләре, ә эчкә (хоаналар — борын куышлыгы белән йоткылыкны тоташтыручы тишемнәр) белән ачыла. Борын куыш- ) лыгында һаваның температурасы 37 градуска, ә чагыштырмача дымлылыгы 95 % ка кадәр күтәрелә.

Югары борын юлында ис сизү анализаторы рецепторлары урнашкан, урта һәм түбәнге юллар һаваны тамак өстенә уздыру өчен хезмәт итә. Түбәнге : борын юлына борын-яшь юлы каналының тишеме ачыла. Ул күздән яшь ) сыекчасын борын юлына төшерә.

Борын куышлыгы янәшәсендә кәүсәләр — борын иярчен куышлыклары ята. Югары казналыкта гаймор куышлыгы, маңгай сөягендә — маңгай куышлыгы урнашкан. Борын куышлыгын каплаган лайлалы тышча күп санлы керфекчекләр белән капланган. Борынның лайлалы тышчасы кан белән бик яхшы тәэмин ителә. Анда авыруга китерүче микробларны җимерүче матдәләр дә бар. Микроб яки вирус борын эченә кергәндә, лайлалы тышча күбенеп чыга, аның һава белән очрашу өслекләре зурая һәм сакчы күзәнәкләр активрак : көрәшә башлый. Тыштан бу күренеш томау төшү белән характерлана.

Сулаган чакта, һава башта бугазга, аннан сулыш юлына—трахеяга керә. ; Ул бик үзенчәлекле төзелгән: без берәр нәрсә йотканда, үпкәгә азык ки­ сәкләре ялгыш кереп китмәсен өчен, трахея кечкенә «капкач» белән ябыла, : ә сулыш алганда трахея ачыла. Муен бүлегендә аның озынлыгы 4,5-5,5 см, күкрәк бүлегендә—7 см га кадәр була. Диаметры 18 мм тирәсе. Ирләрнеке белән чагыштырганда, хатын-кызларның трахеясы бераз таррак.

Трахея бугаз кебек шактый хәрәкәтчән орган, бигрәк тә муен бүлегендә.

Сулыш алу һәм чыгару аның киңлеген (13-15% ка) һәм озынлыгын (22,5 см га) шактый үзгәртә. Трахея йоту, йөткерү, баш һәм муен бору вакытында да үзгәрергә мәҗбүр. ) Трахея ике юан трубкага—бронхларга аерыла, бронхлар уң һәм сул үпкәгә I барып тоташа. Бронх башларының төзелеше трахеяныкына охшаш, тик тора-бара аларның боҗралары тоташка әйләнә. Тышкы күренеше агачларның куе ябалдашына охшаганга, бронхларны «бронхлар җыелмасы» дип тә йөртәләр.

Үпкәләр икәү. Алар икесе дә күкрәк куышлыгына, йөрәкнең һәм эре кан тамырларының ике ягына урнашкан. Үпкәләрнең конус кебек өске өлешләре умрау сөякләреннән 2-3 см га югарырак тора, ә киңәйгән нигезе аска, диафрагмага карый. Үпкәләр ике зур губканы хәтерләтә. Бу орган бик күп куыкчыклардан — альвеолалардан гыйбарәт. Альвеолалар бик нечкә кан тамырлары челтәре : белән уратып алынган. Аларның һәрберсе чәчтән 50 тапкыр нечкәрәк. Сулыш алганда, үпкәләр киңәя һәм альвеолаларга чиста һава тула. Кан j кислородны бик тиз үзенә ала, аннан организмның бөтен күзәнәкләренә тарата һәм кислород урынына үзендә тупланган зарарлы углекислый газны : альвеолаларга бирә. Без шул газны тышка чыгарабыз. i Олы кешенең үпкәсендә 700 млн нан артык альвеола бар. Аларның тышчаларын бергә тоташтырып тигезләп җәйсәң, 100 кв. м җәймә барлыкка , килер иде. Кеше сулаганда, бер тәүлек эчендә үпкәләре аша 500 литр чамасы һава уздыруга тоткан энергия бер тонна суны икенче катка күтәртү өчен ' җитәр иде. Кешенең сулыш аппараты менә нинди куәтле!

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Дыхания органы // Большая российская энциклопедия. — 2007. — Т. 9. — С. 459-460. — ISBN 978-585270-339-2. (рус.)
  • Пятин В. Ф. Глава 8. Дыхание // Физиология человека / В. М. Покровский, Г. Ф. Королько. — М.: Медицина, 1998. — К. 1. — С. 401-442. — 448 с.
  • Фәнни-танып белү тупланмасы "Маршалл Кавендиш". Универсальный иллюстрированный справочник для всей семьи. Организм человека / — М., «Алмаз-пресс», 2002. — 162 с. — (Древо познания). ISSN 1684-582X (рус.)
  • Биологический энциклопедический словарь. Гл. ред. М. С. Гиляров; Редкол.: А. А. Бабаев, Г. Г. Винер, Г. А. Заварзин и др. — 2-е изд., исправил. — М.: Сов. Энциклопедия, 1986. (рус.)

Сылтамалар үзгәртү

  • Атлас анатомии человека. Издание на русском языке. / Тәрҗемә: к.м.н. В. В. Серов. / — М.: Ак город, 2005. — 103 с. с илл. ISBN 5-7793-0982-5 (рус.)
  • Цузмер А. М., Петришина О. Л. Кеше. Анатомия, физиология и гигиена. / С. В. Атнаголова тәржемәсе / — Уфа: Башкортстан китап нәшрияты, 1987. — 239 бит.
  • Советский энциклопедический словарь: — М.: Советская энциклопедия, 1980. — 1600 с. с илл. (рус.)
  • Ожегов С. И. Словарь русского языка. — М., 1968. (рус.)
  • Русско-башкирский словарь: В 2 к. / Под редакцией З. Г. Ураксина, Уфа: Башкирская энциклопедия, 2005. К. 2. П — Я. — 2005. — 680 с.