Стрела (регби клубы)

«Стрела»Казан шәһәренең Совет һәм Россия профессиональ регби клубы.

Стрела
Нигезләнгән 1967
Стадион «Тулпар»
Рәис Россия байрагы Алексей Песошин
Тренер КАҖ байрагы Джейкобус Полус Нил
Сайт strelarugby.ru
Шәһәр Казан шәһәре байрагыКазан
Team colours Team colours Team colours
Team colours
Team colours
 
Өй формасы
Team colours Team colours Team colours
Team colours
Team colours
 
Кунак формасы colours

1967 елда Казан шәһәренең студентлар җыелма командасы буларак нигез салынган. Совет чорында клуб РСФСР беренчелегендә «Буревестник» исеме астында чыгыш ясаган. 1989 елда клуб «Стрела» регби клубы итеп үзгәртелә.

Тарих үзгәртү

«Стрела» регби клубына 1967 елда Казанның Киров районында нигез салынган[1].

1991 елда команда регбилигага күчә һәм югары дивизионда чыгыш ясый башлый. 1993 елда клуб беренче трофей — Россия Кубогы иясе була. 2008 ел сезоныннан соң команда финанслау булмау сәбәпле үз эшчәнлеген туктата.

2011 елда Казан дәүләт аграр университеты ярдәме белән команда яңадан торгызыла һәм «Стрела-Агро» исеме астында регби буенча Россия чемпионатының югары лигасында катнаша. 2013 елда финанслау туктатылу сәбәпле, клуб чыгышлардан тәнәфес ала. 2018 елның ноябрендә Алексей Песошин тарафыннан «Стрела» регби клубын торгызу турында карар кабул ителә. 2019 елның 24 июлендә «Стрела» беренче өй матчын уздырды. Матч Казанның Үзәк стадионында үткәрелә[2].

2019 елда «Стрела» регби буенча Россия югары лигасының бронза призёры була һәм регби Премьер-лигасында чыгыш ясау хокукына ия була[3].

Халыкара аренада чыгыш ясау үзгәртү

1998 ел — Англия буенча турне. «Лондон Скуларс» командасы һәм Ипсвич һәм Лестер шәһәрләре клублары белән иптәшләрчә матчларда җиңүләр. 2002 елда клуб Англиягә чакырылган, анда «Бредфорд» һәм «Халл КР» клублары белән тест-матчлар үткәргән. Шул ук елны команда Чакыру Кубогында дебют ясый.

Казанышлары үзгәртү

1991 — «Стрела» Россия беренчелегенең югары дивизионына керә.

1993 — регбилиг буенча Россия Кубогы иясе.

1995— 1999 — регбилиг буенча Россия чемпионы.

2002—2008 — регбилиг буенча Россия чемпионатының көмеш призёры.

2011 — регби буенча югары лигада Россия чемпионы.

2012 — регби-7 буенча Европа чемпионнары Кубогының көмеш призёры.

2019 — регби буенча Югары лига Чемпионатының бакыр призёры[3].

Стадион үзгәртү

«Тулпар» стадионы «Стрела» командасының өй стадионы булып тора. «Тулпар» стадионы шул ук исемдәге универсаль спорт комплексының бер өлеше булып тора. Россиядә регби белән шөгыльләнү өчен билгеләнгән аз сандагы махсус мәйданчыкларның берсе.

Стадион үз эченә ясалма өслекле һәм регби уеннары өчен тамгалы уен кыры (130х70м), шулай ук 3 275 тамашачы урынына исәпләнгән трибуналарны кертә. Трибуналар каршында зур светодиод табло урнаштырылган. Трибуна асты киңлеген спортчылар өчен киенү-чишенү бүлмәләре, судьялар өчен бүлмәләр, медицина кабинетлары, конференц-зал, ярдәмче һәм хезмәт урыннары били. 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында «Тулпар» стадионы регби буенча ярышлар кабул итә. 2015 елда объект хатын-кызлар командалары арасында регби-7 буенча Европа Гран-При сериясе этабын уздыру урынына әйләнә.

Клуб җитәкчелеге үзгәртү

Клуб президенты — Алексей Валерий улы Песошин — регби буенча спорт мастеры, физика-математика фәннәре кандидаты, Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасы премьер-министры[4];

Директор — Валиуллин Рамиль Асхатович;

Директор урынбасары — Хисамов Альфред Рафикович.

Иганәчеләр үзгәртү

Тренерлар штабы үзгәртү

  •   Джейкобус Полус Нил — баш тренер
  •   Джако Энгельс — һөҗүмчеләр тренеры
  •   Тимур Хафизов — гомуми физик әзерлек буенча тренер
  •   Марат Зиатдинов — тренер-аналитик

Состав үзгәртү

Отыгрывающие
Столбы
Замки
 
Крылья
Восьмые
Девятые
Десятые
 
Центровые
Края
Замыкающие

Искәрмәләр үзгәртү

  1. ИСТОРИЯ КОМАНДЫ
  2. Регбийный клуб «Стрела» провел первый домашний матч
  3. 3,0 3,1 Казанский регбийный клуб «Стрела» завоевал бронзовые медали Высшей лиги
  4. Песошин Алексей Валерьевич

Сылтамалар үзгәртү