Стоунһендж — (ингл. Stonehenge) Бөек Британияда дистәләгән еллар буенча тикшерүчеләрнең игътибарын җәлеп итүче борынгы таш корылыш. Ул Лондон шәһәреннән 130 км көньяк-көнбатышта Солсбери тигезлегендә урнашкан. Күп тикшерүчеләр Стоунһенджны борынгы британлыларның таш гасырдагы күк җисемнәрен күзәтү өчен төзелгән астрономик обсерватория дип исәпли. Археологлар фикеренчә, ул өч этапта, б.э.к. 3500 елдан алып 1100 елга кадәр төзелгән.

Кромлех
Стоунһендж
Урын Эймсбери[d][1]
Материал Сарсены[d][2][3][4] һәм bluestone[d]
Сайт english-heritage.org.uk/stonehenge
Стоунһендж күренеше

Стоунһендж — ул биш тонналы 82, егерме биш тонналы 30 һәм илле тонналы 5 ташны билгеле бер тәртиптә түгәрәк буенча урнаштырудан барлыкка килгән корылма. Бер-берсенә «П» хәрефе рәвешле тезелгән блоклардан сырт барлыкка килә. Кайчандыр алар дөнья тарафларын бик дөрес күрсәтүче компас буларак файдаланылган, дигән фикер бар. Башка тикшерүчеләр фикеренчә, бу монумент б.э.к. 3100 елда Британия утрауларында яшәгән кабиләләр тарафыннан Кояш һәм Айны күзәтү өчен төзелгән.

Стоунһендж схемасы

Әммә соңгы еллардагы фәнни эзләнү нәтиҗәләре моңа кадәр яшәп килгән фикерләрне шик астына куя. XX гасырның егерменче елларында ук билгеле геолог Х. Томас ташларның хәзерге Стоунһендж урнашкан җиргә өч йөз чакрым ераклыктан китерелүен ачыклаган. Илле, егерме биш, хәтта биш тонна авырлыктагы йөкне мондый зур арага күчерү бүгенге көндә дә бик җиңел эш түгел. Ул заманнарда моның өчен техника да, технологияләр да булмаган[5].

1994 елда Уэльс университеты профессоры Дэвид Буэн, яңа ысулга таянып, Стоунһенджның яшен билгеләгән. Аның тикшеренүе нәтиҗәләре буенча, ул 140 мең ел тәшкил итә. Һәр кемгә мәктәп елларыннан ук билгеле булуынча, аңлы кешелек доньясы ни бары 40 мең ел элек барлыкка килгән. Стоунһендж төзелгән чорда исә җирдә гади эш кораллары белән генә файдалана белгән, әле формалашып килүче генә телдә сөйләшкән кешеләр яшәгән. Аларга мондый авыр структуралы корылманы төзү ник кирәккән? Яисә ул кешелеккә мөнәсәбәте булмаган башка берәр цивилизациянең иҗат җимешеме? Бу сорауларга әлегә җавап юк. Тап бу билгесезлек киң җәмәгатьчелекнең Стоунһенджга кызыксынуын уята да инде. Англиядә ул күптән мифлар, ривәятләр менән уратып алынган изге урынга әверелгән. Ташлардан кешене барлык авырулардан да савыктыра алырлык энергия бөркелә, дигән ышаныч яши. Шул сәбәпле, борынгы корылмага доньяның барлык дәүләтләреннән дә юсәфәр кылучылар саны елдан-ел арта[6].

Учалы Стоунһенджы үзгәртү

Башкортстанның Учалы районында Англиянең бөтен дөньяга билгеле Стоунһенджына охшаган археологик һәйкәл табылган. Районның Яңа Байрамгул авылы янындагы Бакшай дигән урын 1956 елда очраклы рәвештә диярлек, һавадан фотога төшергән вакытта табылган. 1998 елда яланда «яшерен» бер түгәрәк булуы ачыкланган. 2004 елда Көнчыгыш икътисад-гуманитар университеты, Башкортстан Республикасының Милли музее һәм Учалы районы хакимияте тырышлыгы белән бу объектта археологик эзләнү үткәрелә башлаган.

Бу серле урынны «Учалы Стоунһеджы» дип тә атый башлаганнар.

Археологлар һәм галимнәр фикеренчә, учалыларның Бакшайы — борыннан калган табыну урыны да, кыйммәтле археологик һәйкәл да. Борынгылар бу яланны юкка сайламаган — монда Җаек, Миндәк елгалары һәм Бакшай чишмәсе бергә кушыла. Икенчедән, ул нәкъ Аурупа белән Азия чигендә урнашкан. Өченчедән, диаметры бер чакрым чамасы булган «тәлинкә» рәвешле борынгы авыл тау сыртлары белән уратып алынган. Казылган урыннарда күпләп ук башлары, савыт-саба ярчыклары, бакыр һәм башка һәйкәллар табыла.

Археологтар бу урында борынгы корам да тапканнар. Борынгы авыл 12 меңъеллык тарихка ия булса, корам исә биш мең ел чамасы, дип күзаллана[7].

Әдәбиәт үзгәртү

  • Браун П. Стоунхендж. Загадки мегалитов / Пер. с англ. — М.: ЗАО Центрполиграф, 2010. — ISBN 978 5 9524 4712 7
  • Вуд Дж. Солнце, Луна и древние камни / Пер. с англ. — М.: Мир, 1981.
  • Хокинс Дж., Уайт Дж. Разгадка тайны Стоунхенджа / Пер. с англ. — М.: Мир, 1973, 1984. — М.: Вече, 2004. — ISBN 5 9533 0363 7
  • Хокинс Дж. От Стоунхенджа до инков / Пер. с англ. — М.: Вече, 2004. — ISBN 5 9533 0227 4
  • Burl A. The Stonehenge People. — London: Guild Publishing, 1987.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү