Спас (Татарстан) гербы

Спас гербы — Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы үзәге Спас шәһәренең тарихи гербы.

Спас гербы
Нигезләнү датасы 18 октябрь 1781
Сурәт

Герб тасвирламасы үзгәртү

Герб яшел җир өстендәге алтын җирлектә ике катлы, тешле, кара капкалы а́ркалы һәм югары катында шундый ук тәрәзәле көмеш манарадан гыйбарәт. Калканның югары өлешендә Казан гербы сурәтләнгән.[1]


Герб символикасы үзгәртү

 
Спас гербы (1781 ел)
 
Спас гербы (1859 ел)

Спас өяз шәһәре гербы, геральдмейстер, чын статус киңәшчесе А.А. Волков җитәкчелегендә Сенат каршындагы Герольдия департаментында төзелә һәм иске стиль буенча, 1781 елның 18 октябрендә императорица Екатерина II тарафыннан раслана, андагы тасвирламасы түбәндәгечә: «Калканның югары өлешендә Казан гербы. Түбәнендә алтын кырда борынгы манара, ул бу яңа шәһәр янында борынгыда татар шәһәре Болгар булганлыгы билгесе. Андагы манаралар хәзерге вакытта да җимерелмәгән килеш торадыр».

Герб композициясе хәзерге район территориясендә Спас җиренең бай тарихына Идел-Кама Болгарының (X-XIV гасыр) борынгы башкаласы булганын сөйли.

Геральдикадагы манара — терәк, ышанычлылык, рух ныклыгы символы.

Алтын хөрмәтне, байлыкны, тотрыклылыкны, интеллектны символлаштыра.

Көмеш — чисталык, камиллек, сафлык, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Яшел төс — сәламәтлек, табигать, тормыш үсеше символы.

Кара төс — мәңгелек, зирәклек, тыйнаклык символы.

1859 елда, Кене геральдик реформасы чорында, Спас өяз шәһәренең яңа гербы проекты эшләнә (рәсми рәвештә расланмый).

Хәзерге Татарстанның Спас районы гербы Казан губернасының Спас гербы нигезендә төзелә.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү