Спас манарасы музее

Спас манарасы музее (рус. Музей Спасской башни) ― Казанда 2023 елның 30 августында ачылган музей[1]. «Казан Кремле» дәүләт тарихи музей-тыюлыгының музей бүлекчәләренең берсе. Музей Казан Кремле территориясенә керүче Спас манарасында урнашкан. Музейда Спас манарасының Идел буе Болгарыннан башлап бүгенге көнгә кадәр нинди булганын белергә мөмкин[2] [3].

Спас манарасы музее
Kazan Kremlin Spasskaya Tower 08-2016 img2.jpg
Нигезләү датасы 2023
Урын Татарстан байрагы Татарстан, Казан шәһәре байрагы Казан, Шейнкман үтү юлы
Директор Марина Давыдова

Тарих үзгәртү

  Тышкы рәсемнәр
  Музей фоторәсемнәре.

Казан кирмәненең төп, тантаналы манарасын тулысынча реставрацияләү турында сүз күп еллар бара. Спас манарасын реконструкцияләү 2022 елда башланган, 2023 елның 30 августына төгәлләнгән. Тирәлек проектын «Татинвестгражданпроект» ГУП эшләгән[4].

Эшләрнең беренчел проектын югары категорияле архитектор-реставратор Светлана Мамлеева, соңгы проектны реставраторлар Гүзәл Исхакова һәм Татьяна Леонова һәм проектның баш инженеры Григорий Руденко башкарган[5].

Музейның фәнни концепциясен ТР Фәннәр Академиясенең Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков җитәкчелегендәге авторлар коллективы әзерләгән. Музейның сәнгать концепциясен Мәскәүнең IQ архитектура бюросы эшләгән[5].

Спас манарасы музее Казан ныгытмасының тарихын, аның төзелеше һәм үсеше этапларын Идел буе болгарлары чорыннан башлап сөйли[5].

Экспозиция үзгәртү

Экспозиция йөздән артык әйберне үз эченә ала, алар арасында корал элементлары, архитектура, төзелеш материаллары бар[5].

Корал элементларыннан ук очлары, сөңгеләр, кылычлар, таш һәм коелган ядрәләр һ.б., аерым корылмаларның макеты тәкъдим ителгән. Экспозиция темасын җентекләп ачарга ярдәм итүче күп санлы мультимедиа контенты бар. Диварларның берсендә Спас Нерукотворный чиркәвенең капкасы интерьеры кабатлана[5].

Төп экспонат ― ныгытма капкасының төшү рәшәткәсен күтәрү механизмы (герса). Аны өлешчә пыяла астында идәндә, шулай ук урамнан Спас манарасының хәзерге керү урыны аша үткәндә күреп була.

Манараның гөмбәзендә сәгать сукканда медиаинсталляция күрсәтелә, ул шулай ук манараның тарихын сөйли. Гөмбәз астыннан манараның күзәтү мәйданчыгына һәм 1580 елгы кыңгырауга чыгып булмый, гәрчә реставрациянең беренче проекты буенча мондый вариант каралган булган[5].

Музей ел әйләнәсе эшләячәк. 1 октябрьдән 30 апрельгә кадәр музейның ял көне ― дүшәмбе, туристлык сезонында ― ял көннәрсез эшли[4].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү