Софья Волконская

Волконская Софья Николаевна (1889-1942) — ССРБ санитар агарту эшен оештыручы һәм теоретигы.[1].

Софья Волконская
Туган телдә исем Волконская Софья Николаевна
Туган 1889(1889)
РИ Мәскәү
Үлгән 1942(1942)
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
ССРБ ССРБ
Россия байрагы
Әлма-матер Высшие женские курсы[d]
Һөнәре санитар

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Волконская Софья Николаевна 1915 елда Мәскәүдә Хатын-кызлар югары курсларын тәмамлый.

1916-1917 елларда шәхси психиатрия шифаханәсендә һәм Савелов исемендәге бүлү госпиталендә эшли.

Бөек Октябрь инкыйлабы көннәрендә Мәскәүдә октябрь сугышларында катнашучыларга медицина-санитария ярдәмен оештыручылар арасында була.

1921-1929 елларда Мәскәү сәламәтлек саклау бүлегенең санитар-агарту оешмасын җитәкли.[2].

1929 елда Мәскәү Өлкә санитар мәдәнияте институты директоры булып эшли. Соңыннан институт ССРБ саулык саклау министрлыгының санитар агарту Үзәк фәнни-тикшеренү институты дип үзгәртеп корыла.

1936 елда санитар агарту эшчәннәренң 1нче Бөтенсоюз киңәшмәсендә катнаша.

1939 елдан табиблар һөнәрен камилләштерү Үзәк институтының медицина тарихы кафедрасы доценты булып эшли. Бөек Ватан сугышы елларында СССРның сәламәтлек саклау комиссариатында эшли һәм зур оештыру-методик санитария-агарту эше алып бара.[3]

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

1932 елда С.Н. Волконская редакциясе җитәкчелегендә санитар агарту буенча беренче совет дәреслеген басылып чыгара. Л. С. Боголепова сәламәтлек саклау, һөнәри патология, санитар агарту теориясе һәм практикасы мәсьәләләре буенча 50дән артык фәнни эш авторы булып тора. Аның тарафыннан ССРБда санитар агарту принциплары һәм бурычлары эшләнгән, халык демократиясе илләрендә санитар агарту мәсьәләләре, халыкны санитар агартуда табиб-белгеч роле яктыртылган. Аның җитәкчелегендә берничә диссертация язылган.

Чыганаклар үзгәртү

  • Большая Медицинская Энциклопедия (БМЭ), под редакцией Петровского Б.В., 3-е издание, том 3

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Милков Л.Е., Точилкив А.И., Хижнякова К.И . ответственный=гл. ред. Б.В. Петровский ВОЛКОНСКАЯ Софья Николаевна // Большая медицинская энциклопедия : в 30 т. — 3 изд. — Москва : Советская энциклопедия, 1974. — 576 с. — 150 800 экз.
  2. Федеральное государственное бюджетное научное учреждение «Научно-исследовательский институт медицины труда имени академика Н.Ф. Измерова» (2017)[1]
  3. ФБУЗ "Центр Гигиенического образования населения ОБРАЗОВАНИЯ" РОСПОТРЕБНАДЗОРА [2] 2020 елның 23 февраль көнендә архивланган.