Принцесса София, герцог хатын Вермландская (швед. Prinsessan Sofia hertiginna av Värmland, кыз фамилиясе София Кристина Хелльквист швед.Sofia Hellqvist Kristina; 6 декабрь 1984 ел, Швеция) — швед моделе, принц Карл Филиппның хатыны, король Карл XVI Густав һәм королева Сильвиянең килене.

София Герцогиня
Туган телдә исем швед. Prinsessan Sofia hertiginna av Värmland[1]
швед. Sofia Kristina Hellqvist[1]
Туган 6 декабрь 1984(1984-12-06)[1] (39 яшь)
Danderyd Hospital[d], Дандерюд[d][1]
Яшәгән урын Юргорден[d][1]
Тебю[d][1]
Эльвдален[d][1]
Ватандашлыгы  Швеция[1]
Һөнәре модель, аксөяк, инструктор йоги
Җефет Карл Филипп, принц Швеции[d][1][2][3][…]
Балалар Александр, герцог Сёдерманландский[d][1][2], Габриэль, герцог Даларнский[d][1][2] һәм Юлиан, герцог Халландский[d]
Ата-ана

 София Герцогиня Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

София 1984 елның 6 декабрендә Эрик һәм Мари Хеллквист гаиләсендә туа. Аның ике апасы бар, алар бөтенесе дә Альвдаленда үсә. Бию, комедия һәм фортепиано дәресләре ала. Гимназияне тәмамлап, Стокгольмга күчеп килгәч, кыз официант һәм модель булып эшли. 20 яшендә Швециядәге билгеле ирләр журналы Slitz өчен топлесска төшә, «Мисс Slitz» титулына ия була. Бу фотомодель өлкәсендәге уңышыннан соң аны Paradise Hotel реалити-шоуга чакыралар. Аны тәмамлаганнан соң, ул Америкага яшәргә китә. Анда ул йогага өйрәнә һәм тиздән үзенең йога үзәген ача. Аннары йога өчен үзенең кием линиясен булдыра. 2009 елда, принц белән очрашканчыга кадәр, ул Ганага волонтер булып китә, анда ул балалар йорты төзергә ярдәм итә. 2010 елда София балалар хәйрия фонды «Уен мәйданчыгы» оештыра.

2010 елның апрель аеннан алып принц Карл Филипп белән очраша[4][5], ә 2014 елның июнендә аларның ярәшүләре турында игълан ителә.

2015 елның 13 июнендә Король сарае чиркәвендә никахлашу тантанасы үтә.

2015 елның 15 октябрендә парлар 2016 елның апрель аенда беренче баланы көтәләр дип игълан ителә. 2016 елның 19 апрелендә Дандерюд дәваханасында аларның улы, Александр Эрик Хубертус Бертиль, герцог Седерманландский туа[6]. Сабыйның авырлыгы 3595 грамм, буе 49 см.

2017 елның 23 мартында парларның икенче бала көткәне билгеле була. Бала 2017 елның сентябрендә дөньяга киләчәк дип хәбәр ителә. 2017 елның 31 августында принцесса София икенче ир бала таба—принц Габриэль Карл Вальтер, герцог Даларнский.

Бүләкләре үзгәртү

  • Серафимовлар ордены Дамасы[7]
  • Король Карл XVI Густав II класслы гаилә ордены Дамасы[8]
  • Швеция короле Карл XVI Густавның 70 яшь тулуга багышланган Истәлекле медаль (2016 ел, 30 апрель)
  • Лачын ордены Зур тәре Дамасы (Исландия, (2018)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү