Смоленск-Метрәй чиркәве (Казан)

Смоленск-Метрәй чиркәве, Җиләк бистәсендәге Смоленск Алла Анасы иконасы чиркәве (рус. Смоленско-Димитриевская церковь, церковь Смоленской иконы Божией Матери в Ягодной слободе) — Казан шәһәренең Гладилов урамында урнашкан булган праваслау чиркәве. 1775 һәм 1779 еллар арасында төзелеп, 1933 елда сүтелгән. 1935 елда чиркәү урынында мәктәп төзелгән.

Смоленск-Метрәй чиркәве
Карта
Төр праваслау гыйбадәтханәсе[d]
Урын Гладилов урамы һәм Энгелс урамы
Шәһәр Киров районы
Ил  Россия
Координатлар 55°48'27.230"тн, 49°4'14.322"кнч