Сидилкин вулысы (тат. سىدىلكىن ۋولىٰسىٰ, рус. Седелькинская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Сиделле вулысы
Үзәк Сидилкин
Халык саны 15132 кеше  (1897)

Югары Карамалы, Тимәш, Костюнькин (Самар губернасының Бөгелмә өязе), Елагин, Смольков (Самар губернасының Сергиевск өязе), Зубовка, Ышлама (Самар губернасының Самар өязе), Иске Чаллы һәм Котыш вулыслары белән чиктәш булган (1890). 16 торак пунктта 15132 кеше яшәгән.[1] 1921 елда ТАССР составыннан Самар губернасының Самар өязе составына күчерелә, 1924 елда - шул ук губернаның Мәләкәс өязенә күчерелә. 1928 елда бетерелә, территориясе Чаллыбаш районына кушыла.

Искәрмәләр үзгәртү