Сергей Владимирович Юшко (1971 елның 3 марты, Молодечно, Минск өлкәсе, ССРБ) — Россия галиме, педагог, эшмәкәр. Техник фәннәр докторы, профессор. Казан милли тикшеренү технология университеты ректоры.

Сергей Юшко
Туган 3 март 1971(1971-03-03)[1] (53 яшь)
Маладзечна, Минск өлкәсе, Беларус Совет Социалистик Республикасы, СССР
Әлма-матер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты
Һөнәре фәнни хезмәткәр
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы[d]

Биография үзгәртү

Сергей Юшко 1971 елның 3 мартында Минск өлкәсенең Молодечно шәһәрендә туа. 1994 елда «Очу аппаратлары двигательләре» һөнәре буенча А. Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтын тәмамлый. 1996 елда Казан дәүләт технология университетының (КДТУ) автоматлаштыру һәм мәгълүмат кафедрасында аспирантураны тәмамлый[2]. 2001 елда университетың докторнатурасын тәмамлый һәм Россиядә техник белгечлек буенча докторлык дәрәҗәсенә ия булган яшьләрнең берсе була[3].

1997—2006 елларда — Бөтенроссия расходометрия фәнни-тикшеренү институтының Казан дәүләт фәнни метрология үзәгенең әйдәүче фәнни хезмәткәре.

2001 елдан — Казан дәүләт технология университеты профессоры. 2006 елдан — КДТУның мәгълүмати технологияләр факультеты деканы. 2004—2006 елларда — «"ИДЕЯ" инновацион-җитештерү технопаркы» ААҖнең инновацияләр буенча директоры. 2006 елның мартыннан ― «"ИДЕЯ" инновацион-җитештерү технопаркы» генераль директоры.

2017 елның июненнән — Казан милли тикшеренү технология университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы[4]. 2018 елның 15 мартында университет ректоры итеп сайлана[5].

2007 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президиумы әгъзасы. Химия һәм химия технологияләре бүлеге буенча ТР ФА әгъза-корреспонденты (2010).

Кандидатлык дәрәҗәсен алырга теләүчеләрнең биштән дә ким булмаган фәнни җитәкчесе булган. Россия һәм чит ил басмаларында 69дан артык мәкалә авторы булып тора.

Бүләкләр үзгәртү

  • «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының «Кече бизнесны үстерүгә керткән өлеше өчен» номинациясендә диплом (2006)[6].

Җинаять эше үзгәртү

2020 елның 17 апреленда Сергей Юшкога карата җинаять эше кузгатыла[7]. Тикшерү комитеты версиясе буенча, 2004—2017 елларда Сергей Юшко, «Идея» технопаркында тулы эш белән тәэмин итү режимында эшләп, бер үк вакытта инженер һәм компьютер графикасы кафедрасы мөдире, шулай ук КНИТУның «инновацион технологияләр» факультеты деканы булган[8]. Тик чынлыкта андый деканат булмаган. 2020 елның апрелендә тикшерү Сергей Юшко законсыз рәвештә 1 миллион сумнан да ким булмаган (2020 ел бәяләре белән) күләмдә хезмәт хакы алган дип саный. ТР буенча Тикшерү комитеты ректорының хокукка каршы эшчәнлеген Федераль куркынычсызлык хезмәтенең республика идарәсе белән берлектә ачыклаган[9].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү