Сергей Погодин, Сергей Николай улы Погодин (рус. Сергей Николаевич Погодин, 1956 елның 22 марты, ССРБ, РСФСР, Хабаровск) — генерал-майор (2001 елдан), Татарстан Республикасының хәрби комиссары (2006 елдан). 1977 елдан 2006 елга кадәр Ерак Көнчыгыш, Киев хәрби округларында, Алманиядә совет гаскәрләре төркемендә, Байкал арты һәм Төньяк Кавказ хәрби округларында хезмәт итә. Взвод командирыннан армия командующие урынбасарына кадәр хәрби хезмәтнең барлык баскычларын уза[1].

Сергей Погодин
Туган телдә исем Сергей Николай улы Погодин
Туган 22 март 1956(1956-03-22) (68 яшь)
ССРБ, РСФСР, Хабаровск
Милләт рус
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре ТР хәрби комиссары
Бүләк һәм премияләре Сугышчан казанышлары өчен ордены (РФ)Почет ордены (РФ)
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
«Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены
Сайт Военком Сергей Погодин

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1956 елның 22 мартында Хабаровскида туган. Киев югары гомумигаскәр командирлар укуханәсен (1977)[2], М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1987), РФ Коралы Көчләренең Генераль штабы Хәрби академиясен (1999) тәмамлаган.

Хезмәт юлы үзгәртү

1977—1982 елларда — Алманиядә совет гаскәрләре төркемендә: мотоукчы взводы командиры, мотоукчы ротасы командиры.

1982—1987 елларда — Киев хәрби округында: мотоукчы батальоны командиры урынбасары.

1987—1997 еллларда — Байкал арты хәрби округында: танк ут нокталары аерым батальоны командиры, штаб башлыгы – мотоукчы полк командиры урынбасары, пулемет-артиллерия дивизиясенең мотоукчы полкы командиры, армия корпусының аерым мотоукчы бригадасы командиры.

1999—2006 елларда — Кавказ арты хәрби базасы командиры, Төньяк Кавказ хәрби округы 58нче армия сәргаскәре урынбасары.

2002—2003 елларда Төньяк Кавказда террорчылыкка каршы операциядә катнаша.

РФ Президентының 2006 елның 2 мартындагы 235нче санлы Указы белән Татарстан Республикасының хәрби комиссары итеп билгеләнә[3].

Хәрби һәм махсус исемнәр үзгәртү

«Генерал-майор» хәрби исеме РФ Президентының 2001 елның 22 февралендәге 217нче санлы Указы белән бирелә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, бер улы.

Әдәбият үзгәртү

  1. Военком Погодин: «Всегда помните, что вы из Татарстана!» «Казань», 2019, декабрь, стр.46-50.(рус.)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Сергей Николаевич Погодин. 2019 елның 25 декабрь көнендә архивланган. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру)(рус.)
  2. Выпускники - генерал-майоры. Сайт выпускников КВОКУ(рус.)
  3. Татарстан Республикасы хәрби комиссары. 2019 елның 25 декабрь көнендә архивланган. Рәсми Татарстан

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү