Сергей Павлушков
Павлушков Сергей Николаевич (1864―1942) ― рус һәм ССРБ ветеринары, ветеринария фәннәре докторы, профессор. ССРБ-да ветеринария оештыручыларының берсе[1].
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык |
Россия империясе СССР |
Туу датасы | 1864 |
Үлем датасы | 1942 |
Үлем урыны | Мәскәү, СССР |
Һөнәр төре | байтар, paraveterinary worker |
Әлма-матер | Казан ветеринария институты |
Гыйльми дәрәҗә | профессор |
Академик дәрәҗә | ветеринария фәннәре докторы[d] |
Биографиясе
үзгәртүСергей Николаевич Павлушков 1888 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый, 1907 елга кадәр земство ветеринар табибы булып эшли. 1911 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Ветеринария-бактериология лабораториясе мөдире итеп тәгаенләнә. 1915 елда «Успехи страхования скота в государствах Западной Европы и в Финляндии» китабын яза. Шушы хезмәте нигезендә 1916 елда «Страхование скота» темасына магистрлык диссертациясе яклый. 1917 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Ветеринария-бактериология лабораториясе Эксперименталь ветеринария институты дип үзгәртелә, 1921 елга кадәр аның беренче директоры була.
1921 елда РСФСР-ның игенчелек халык комиссариатына эшкә күчә. 1929 елдан гомеренең ахырына кадәр Бөтен Союз эксперименталь ветеринария институтында эшли, анда ветеринария өлкәсендә чит ил тәҗрибәсен өйрәнү буенча бюро мөдире була һәм институтның гыйльми хезмәтләрен төзәтә.
Фәнни эшчәнлеге
үзгәртүЭпизоотология, ветеринария статистикасы, ветеринария эшен оештыру, малны страховкалау һәм ветеринариянең күп кенә тармаклары буенча 200-дән артык тикшеренү яза. 1902 елда «Новые ветеринарно-полицейские правила по надзору за скотом и продуктами животноводства» хезмәтен яза. (П. Н. Кулешов һәм И. Г. Гурин белән автордашлыкта).
Ветеринария буенча венгр галимнәре Ф. Гутира, И. Марекның һ.б. хезмәтләрен рус телене тәрҗемә итте. Күп игтибарны ветеринария белеменә һәм ветеринария тарихына бирә. 1910 елда байтар табипларның 2-се Бөтенрусия съездының актив оештыручысы була. 1905 һәм 1909 елларда халыкара ветеринария конгрессында катнаша.
Совет власы елларында РСФСР игенчелек Халык комиссариатының Галимнәр советында гыйльми секретаре һәм рәисе була. Совет ветеринария законнарын чыгару нигезләрен булдыруда шактый зур өлеш кертә, Бөтенрусия ветеринарлар съездын чакыру буенча оештыру эшендә катнаша.
Хезмәтләре
үзгәртү- Туберкулез рогатого скота и борьба с ним при помощи туберкулина. Москва, 1897
- Успехи страхования скота в государствах Западной Европы и в Финляндии. 1915
- Теория и практика в ветеринарном образовании, «Ветеринарное обозрение» 1900, с. 191 и 299
- Ветеринария, в кн.: Большая советская энциклопедия, т. 10, М., 1928.