Сергей Кадочников

Сергей Михайлович Кадочников (1965 елның 19 декабре, Городище, Свердловск өлкәсе, ССРБ) — Россия икътисадчысы, икътисад фәннәре докторы, профессор, Югары икътисад мәктәбенең Санкт-Петербург филиалы директоры.

Сергей Кадочников
Туган 19 декабрь 1965(1965-12-19) (58 яшь)
Свердловск өлкәсе, РСФСР, СССР
Әлма-матер Урал дәүләт университеты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Урал дәүләт университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: икътисад фәннәре докторы[d]

 Сергей Кадочников Викиҗыентыкта

Тормыш юлы

үзгәртү

Сергей Кадочников 1965 елның 19 декабрендә Свердловск өлкәсенең Тәүде районы Городище авылында туган[1].

1990 елда Урал дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлый. 1990—1992 елларда УрДУ аспирантурасында укый. 1992—1994 елларда Констанц университетының икътисад һәм статистика факультетында белем ала, анда халыкара икътисад буенча магистрлык дәрәҗәсенә (Lic.Oec.Int.) лаек була. 1996 елда РФА Урал бүлегенең икътисад институтында кандидатлык диссертациясен яклый[2]. 2005 елда Санкт-Петербург дәүләт университетында докторлык диссертациясен яклап докторлык дәрәҗәсенә лаек була.

Мөгаллим эшчәнлеген УрДУ икътисад факультетының икътисад теориясе һәм дөнья икътисады кафедрасы ассистенты вазыйфасында башлый (1994—1997). 1997—2003 елларда икътисад тарихы һәм икътисад кафедрасы доценты, 2004—2013 елларда дөнья икътисады кафедрасы мөдире була. 2003—2011 елларда Урал дәүләт университетының икътисад факультеты деканы булып эшли. 2011 елдан Урал федераль университетының икътисад һәм менеджмент Югары мәктәбе директоры. 2013 елның сентябреннән — Югары икътисад мәктәбе милли тикшеренү университетының Санкт-Петербург филиалы директоры[3].

АКШ, Алмания, Австрия, Чехия университетларында стажировка үткән. 2010—2012 елларда Свердловск өлкәсе губернаторы каршындагы модернизация һәм технологик үсеш комиссиясе, 2009—2012 елларда Свердловск өлкәсе губернаторы каршындагы кризиска каршы комиссия, Санкт-Петербург югары уку йортлары ректорлары советы әгъзасы.

2006 елдан бирле Сергей Михайлович Мюнхен университеты каршындагы икътисади тикшеренүләр институтының штаттан тыш хезмәткәре булып эшли. 2007 елдан «Эксперт-Урал» журналы һәм аналитик үзәгенең эксперт советы әгъзасы, 2009 елдан Вена икътисад университетының чакырылган профессоры.

Бүләкләр

үзгәртү

Библиография

үзгәртү
  • Кадочников С. М., Драпкин И. М., Давидсон Н. Б., Федюнина А. А. Влияние прямых зарубежных инвестиций на диверсификацию экономики: моделирование вертикальных внешних эффектов в условиях гетерогенности фирм // Вестник Уральского федерального университета. Серия: Экономика и управление. 2012. № 5. С. 82-105.
  • Кокшаров В. А., Сандлер Д. Г., Кадочников С. М., Толмачев Д. Е. Научно-исследовательский потенциал российских вузов // Экономика региона. 2012. № 3. С. 33-46.
  • Авраменко Е. С., Кадочников С. М., Лопатина Т. А., Темкина И. М. Экономическая безопасность регионов в контексте вступления России в ВТО // Экономика региона. 2012. № 2. С. 186—196.
  • Кадочников С. М., Ружанская Л. С. Государство и модернизация стратегических аспектов корпоративного управления в российских компаниях // В кн.: X Международная научная конференция по проблемам развития экономики и общества: в 3 кн. / Отв. ред.: Е. Г. Ясин. Кн. 2. — М. : Издательский дом ГУ-ВШЭ, 2010. С. 232—240.
  • Артемьева Е., Баландина М., Воробьев П. В., Кадочников С. М., Коновалова М., Никитина О. В., Останин И. Корзина роста: потенциальные экспортные отрасли Свердловской области // Журнал новой экономической ассоциации. 2010. № 6. С. 62-81.
  • Голованова С. В., Авдашева С. Б., Кадочников С. М. Межфирменная кооперация: анализ развития кластеров в России // Российский журнал менеджмента. 2010. Т. 8. № 1. С. 41-66.
  • Алейникова И. С., Воробьев П. В., Исакидис В. А., Кадочников С. М., Кожин Д. Е., Коробейникова А. В., Лопатина Т. А., Михно М. В. Модели организации региональных промышленных кластеров: обзор международного опыта // Современная конкуренция. 2009. № 1 (13). С. 119—133.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Сергей Михайлович Кадочников. — [Экономическая школа (институт).
  2. Сергей Михайлович Кадочников. — RAMEC. Архивировано из первоисточника 19 апрель 2017.
  3. Сергей Михайлович Кадочников. — НИУ ВШЭ.