Сергей Владимирович Герд (1897 елның 22 августы, Козлов, Тамбов губернасы1961 елның 3 декабре, Ленинград) — совет гидробиологы, биология фәннәре докторы, А. И. Герцен исемендәге Ленинград педагогика институты профессоры, Карел-Фин ССРның атказанган фән эшлеклесе (1948)[1].

Сергей Герд
Туган 22 август 1897(1897-08-22)
Мичуринск, Тамбу губернасы, Россия империясе
Үлгән 1961
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Күмү урыны Богослов зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Санкт-Петербург университетының физика-метематика факультеты[d]
Һөнәре биолог
Эш бирүче Русия дәүләт педагогика университеты[d] һәм Карельский научный центр РАН[d]
Җефет Ольга Арсеньевна Кадлубовская[d]
Балалар Александр Сергеевич Герд[d]
Ата-ана
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Сергей Герд биолог-педагоглар гаиләсендә туган. 1915—1920 елларда Петербург университетының физика-математика факультетында лекцияләр тыңлый, профессор В. А. Догель лабораториясендә умырткасызлар зоологиясе кафедрасында шөгыльләнә.

Университетны тәмамлаганнан соң Ленинград мәктәпләрендә эшли, табигать белеме буенча яңа дәреслекләр яза. 1923—1936 елларда 10 китап-кулланма, педагогик журналларда һәм басмаларда 20дән артык мәкалә һәм брошюралар чыгара («Тере табигать», «Мәктәптә табигать белеме» һ.б.).

1931 елда әле генә оешкан Карелия фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр, аннары гидробиология лабораториясе мөдире булып эшли, Карелия күлләрен (Онежское, Куйто, Пяозеро, Топозеро, Выгозеро, Күгозеро, Ковдозеро һ.б.) өйрәнү экспедицияләрендә катнаша. Экспедицияләр материаллары аның фәнни мәкаләләре нигезенә салынган.

1938 елда Мәскәү университетының гыйльми советы диссертация яклаудан башка Сергей Гердка биологик фәннәр кандидаты исемен, ә 1940 елда доцент дәрәҗәсе бирә.

1938 елда Карелия укытучылар институтына эшкә күчә, анда умырткасызлар зоологиясеннән тыш, география циклы курсларын да укый, аннары биология факультетында умырткасызлар зоология кафедрасын җитәкли. Аның инициативасы буенча университетта ихтиология һәм гидробиология кафедрасы булдырылган.

Бөек Ватан сугышы елларында, Сыктывкарда эвакуацияләнгәндә, «Карелиянең зур елгалары фаунасы» темасы буенча докторлык диссертациясен яклый.

1950 елда Герцен исемендәге Ленинград педагогия институтында зоология кафедрасын җитәкли.

1961 елда аның иң танылган хезмәте (В. И. Жадин белән автордашлыкта) — «ССРБ елгалары, күлләре һәм сусаклагычлары, аларның фаунасы һәм флора».

Сергей Гердның фәнни мирасы: 166 фәнни басма (шуларның 120се — китаплар һәм мәкаләләр, 46сы — кулъязмалар).

Улы — лингвист А. С. Герд (1936—2016).

Сергей Герд Санкт-Петербургның Богословское зиратында җирләнгән.

Төп хезмәтләре үзгәртү

  • Биоценозы бентоса больших озёр Карелии. — Петрозаводск, 1949. — 198 с.
  • Опыты и наблюдения по зоологии: Пособие для учителя. — Л., 1954. — 368 с.
  • Курс зоологии в педагогическом институте. — Л., 1958. — 60 с.
  • Озёра Карелии и их рыбные хозяйства. — Госиздат КФССР, 1944. — 89 с.
  • Герд С. В., Жадин В. И. Реки, озёра и водохранилища СССР, их фауна и флора. — М., 1961. — 599 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Карелия: энциклопедия: в 3 т. / гл. ред. А. Ф. Титов. — Петрозаводск: ИД «ПетроПресс», 2007. — Т. 1: А—Й. — 400 с. — С. 249. — ISBN 978-5-8430-0123-0 (т. 1)

Әдәбият үзгәртү

  • Гордеев О. Н. С. В. Герд // Вопросы гидробиологии водоёмов Карелии. — Петрозаводск, 1964.
  • Григорьев С. В. Биографический словарь. Естествознание и техника в Карелии. — Петрозаводск: Карелия, 1973. — С. 82—83. — 269 с. — 1000 экз.

Сылтамалар үзгәртү