Сент-Китс һәм Невиста ислам
Сент-Китс һәм Невиста ислам (ингл. Islam in Saint Kitts and Nevis, гарәп. الإسلام في سانت كيتس ونيفيس ) ― азчылык дине. Ил халкының (52,4 мең кеше, 2018 елга) 0,53 % ы ― мөселманнар. Pew тикшеренү үзәгенең 2009 елгы хисабы буенча, мөселманнар ил халкының 0,1 % ын тәшкил иткән[1]. Сент-Китс һәм Невиста халык санын алу нәтиҗәләре буенча, 150 кеше, ягъни халыкның гомуми саныннан 0,3 % ы мөселман булып санала[2].
Сент-Китс һәм Невиста ислам | |
Дәүләт | Сент-Китс һәм Невис |
---|
Тарих
үзгәртүБеренче мөселманнар утрауга 1623 елда колонизатор инглизләр белән бергә аяк баскан. Бөекбританиянең утраудагы хакимияте шикәр камышы плантацияләрендә эшләргә Африка колларын алып килгән.
Сент-Китс һәм Невис 1983 елда Бөекбританиядән бәйсезлек игълан итә.
Сент-Китс һәм Невис халкының зур күпчелеге (87,6 % ы) ― христианнар (шул исәптән, тарафдарлары кимү тәртибендә, англикан чиркәве тарафдарлары, протестантлар, методистлар, илленчеләр, католиклар һ.б. христианнар), 8,7 % ы – дингә ышанмаучылар, 1,8 % ы – Һинд дине, 0,53 % ы – Ислам, 1,9 % ы – башка диннәр тарафдарлары[3].
Ислам оешмалары
үзгәртүУтрауларда ике ислам үзәге һәм берничә Ислам оешмасы урнашкан[4].
Җирле уку йортларында, мәсәлән, Виндзор университетының медицина факультетында, мөселман студентлар оешмалары эшли[5][6]. Алар Гаити халкына хәйриячелек ярдәме оештырган.
Мәчетләр
үзгәртүУтрауларда ислам үзәкләре бер үк вакытта мәчетләр булып та хезмәт итә.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ A Report on the Size and Distribution of the World’s Muslim Population. Pew Forum (October 2009). әлеге чыганактан 2018-02-08 архивланды. 2022-01-26 тикшерелгән.
- ↑ AGAMA DI ST KITTS DAN NEVIS (Сент-Китс һәм Невиста дин). әлеге чыганактан 2022-05-28 архивланды. 2022-01-26 тикшерелгән.
- ↑ Religions in St Kitts And Nevis | PEW-GRF.
- ↑ Islamic Organizations in saint kitts nevis.
- ↑ Support Us In Building A House of Allah. әлеге чыганактан 2013-12-30 архивланды. 2022-01-26 тикшерелгән.
- ↑ Windsor University donates to Haitian earthquake relief. SKNVibes (2010-03-09). 2011-08-08 тикшерелгән.
Бу — мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. Мөмкинлек булса, бу искәрмәне төгәлрәккә алыштырырга кирәк.
|