Семен Жеманов (Семен Яков улы Жеманов, 1836, — 1903, Женева, Швейцария) — инкыйлаби хәрәкәт эшлеклесе. 1863 елгы Казан заговорында катнашучы. 1865 елдан мөһаҗирлектә, 1868-1870 елларда «Народное дело» гәзите мөхәррире, 1870-1872 елларда I Интернационалның рус секциясе әгъзасы. I Интернационалның басмаларын мөхәррирләүдә һәм Рәсәйгә җибәрүдә катнашкан.

Семен Жеманов
Туган 1836
Үлгән 1903
Женева, Швейцария
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты