Селты
Селты (арча Сьӧлта, рус. Селты) — Удмуртиядә урнашкан авыл, Селты районының административ үзәге, 1921—1924 елларда — шәһәр.
Селты | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Республика | Удмуртия |
Муниципаль район | Селты районы |
Координатлар | 57°18'35"N, 52°8'9"E, 57°18'48"N, 52°8'4"E |
Беренче телгә алу | 1610 |
Халык саны | 5 720 кеше |
Сәгать кушагы | UTC+4 |
Телефон коды | +7 34151 |
Почта индексы | 427060 |
Автомобиль коды | 18 |
Исем чыганагыҮзгәртү
Селты үз исемен арча «сьӧлта» (удмурт нәселенең исеме) сүзеннән ала.
ГеографияҮзгәртү
Селты Палавйка елгада (Көлмез кушылдыгы), Ижаудан 138 километрга төньяк-көнбатышрак урнаша, иң якын тимер юл станциясе — Ува.
ТарихҮзгәртү
Беренче тапкыр 1610 елда телгә алына. Авыл аша Себер тракты узган.
1790 елда сөрген урынына юнәлү вакытында авылда Александр Радищев булган.
1870 елдан — Вятка губернасы Малмыж өязенең Селты волостеның үзәге.
1921 елда, Вәтәк автономияле өлкәсе оештырылу нәтиҗәсендә, өлкәсенең Селты өязе үзәге була һәм шәһәр статусын ала. 1924 елда Селты өязе юкка чыгарыла, Селты шәһәр статусын югалта һәм Ижау өязенә кертелә..
1929 елда административ-территориаль реформа үткәрелә, өяз-волостьларга бүленеше юкка чыгарыла, районнарга бүленеше индерелә. Селты районы оештырыла һәм Селты аның үзәге була.
ХалыкҮзгәртү
1959[2] | 1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 2002[6] | 2010[1] |
---|---|---|---|---|---|
3 357 | 3 465 | 4 710 | 5 383 | 5 585 | 5 276 |
Милли состав: арлар — 45,7%, руслар — 51,9%, татарлар — 0,7%.[7]
ИкътисадҮзгәртү
Җитен заводы, урман хуҗалыгы, әсфәлт җитештерү.
Социаль инфраструктурасыҮзгәртү
Мәктәп, профессиональ училищесы, район китапханәсе.
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 Численность населения УР(үле сылтама)
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg3.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg3.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg3.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg3.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg3.php
- ↑ Селты(үле сылтама)