Светлана Толстая

Рәсәй Фәннәр Әкәдимиясе әкәдимиге

Светлана Михайловна Толстая (туганда Шур[1], 1938 елның 14 декабре, Мәскәү, ССРБ) — Россия лингвисты, филология фәннәре докторы, профессор, РФА Славян белеме институтының этнолингвистика һәм фольклор бүлеге мөдире, Мәскәү этнолингвистика мәктәбе башлыгы. РФА академигы.

Светлана Толстая
Туган 14 декабрь 1938(1938-12-14) (85 яшь)
Мәскәү, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты[d]
Һөнәре телбелгеч, ыславис, фольклорчы, университет профессоры
Эш бирүче РФА славәнбелем институты[d]
Җефет Толстой, Никита Ильич[d]
Балалар Фёкла Толстая[d]
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d] (1993)
Гыйльми исем: РФА академигы[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Светлана Толстая журналистлар Михаил Маркович Шура һәм Анастасия Семёновна Тохилат гаиләсендә туа. 1956 елда мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый, аннары Мәскәү дәүләт университетының филология факультетында укый[2]. 1961 елдан РФА Славян белеме институтында эшли. 1968 елда институт аспирантурасын тәмамлаганнан соң, «Славян телләрендә тартык авазларның башлангыч һәм ахыргы ярашулары» темасына кандидатлык диссертациясе яклый (фәнни җитәкчесе — В. Н. Топоров). 1992 елдан — Славян белеме институтының этнолингвистика һәм фольклор секторы мөдире. 1993 елда «Славян морфонологиясе: төп төшенчәләр, аспектлар һәм методлар» дигән докторлык диссертациясен яклый.

Сербия фәннәр һәм сәнгать академиясенең чит ил әгъзасы (академигы) (2000). «Известия РАН. Серия литературы и языка» һәм «Русский язык в научном освещении» журналларының редколлегия әгъзасы. 2016 елның 28 октябрендә тарих-филология фәннәре бүлеге буенча РФА хакыйкый әгъзасы итеп сайлана[3].

1964 елдан Никита Толстойда кияүдә, аларның кызлары: Марфа (1965 елда туган) — лингвист, Россия Фәннәр академиясенең Славян белеме институты хезмәткәре[4], һәм Анна (1971 елда туган) — телевидениедә тапшырулар алып баручы, Фёкла Толстая буларак билгеле.

Фәнни эшчәнлек үзгәртү

Светлана Толстая — славян этнолингвистика, фольклористика һәм этнография, диалектология, чагыштырма лексикология һәм славян телләре фонетикасы өлкәсендә белгеч. Никита Толстой белән бергә Мәскәү этнолингвистика мәктәбенә нигез салучы (ире үлгәннән соң 1996 елда мәктәпне җитәкли).

1990 еллар башыннан Мәскәү этнолингвистика мәктәбенең фундаменталь хезмәте белән, шулай ук Россия Фәннәр академиясенең Славян белеме институтының Этнолингвистика һәм фольклор бүлегенең башка күп кенә коллектив басмалары һәм проектлары белән җитәкчелек итә.

Төп хезмәтләре үзгәртү

  • Толстая С. М. Морфонология в структуре славянских языков. — М., 1998.
  • Толстая С. М. Полесский народный календарь. — М., 2005.
  • Толстая С. М. Пространство слова. Лексическая семантика в общеславянской перспективе. — М., 2008.
  • Толстая С. М. Семантические категории языка культуры: очерки по славянской этнолингвистике. — М., 2010.
  • Толстая С. М. Мир человека в зеркале языка. Очерки по славянскому языкознанию и этнолингвистике. — М.: Индрик, 2019.

Бүләкләр үзгәртү

  • Дуслык ордены (2014 елның 5 декабре) — мәгариф, фән үсешенә, квалификацияле белгечләр әзерләүгә һәм күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[5]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Никита Ильич Толстой, archived from the original on 2013-11-03, retrieved 2022-03-29 
  2. РФА Славян белеме институты сайтында биографиясе.
  3. Кто стал академиком РАН по итогам выборов 2016 года (2016-10-29). әлеге чыганактан 2016-10-29 архивланды. 2022-03-29 тикшерелгән.
  4. Толстая Марфа Никитична Славян белеме институты сайтында
  5. Указ Президента Российской Федерации от 5 декабря 2014 года № 756 «О награждении государственными наградами Российской Федерации»

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү