Светлана Журавлева (1949)

Светлана ЖуравлеваТатарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре.

Светлана Журавлева
Туган телдә исем Журавлева Светлана Александровна
Туган 29 сентябрь 1949(1949-09-29) (74 яшь)
ТАССРның Кайбыч районы Мәлки авылы
Милләт татар
Һөнәре экономист
Балалар Алена, Татьяна, Людмила

Биографиясе үзгәртү

Журавлева Светлана Александровна – 1949 нчы елның 29 сентябрендә ТАССРның хәзерге Кайбыч районы Мәлки авылында дөньяга килгән. Башта 1 һәм 2 нче сыйныфларны Мәлки мәктәбендә укый, аннары 3 нче сыйныфтан башлап Иске Тәрбит урта мәктәбендә белем ала. Иске Тәрбит урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Светлана Александровна Свердловск өлкәсе Волчанск шәһәрендә 1 ел хисапчы булып эшли, аннары Казанга кайта.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

  • 1968-1969 елларда Казан радиокомпонентлар заводында (хәзер АҖ «Завод Элекон») фрезеровщик булып эшли.
  • 1969 елдан хезмәт эшчәнлеге сәүдә эше белән бәйле. “Мәлки” СЕЛЬПОсына (авыл кулланучылар җәмгыяте) экономист булып урнаша, читтән торып Казан кооператив техникумын тәмамлый.
  • 1983- 2014 елларда "Мәлки" катнаш (комплекслы) авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе булып эшли.

Светлана Александровнаның профессиональлеге, вазыйфаи бурычларын сыйфатлы һәм җаваплы башкаруы, максатчанлыгы һәм лидерлык сыйфатлары аркасында "Мәлки" катнаш (комплекслы) авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы шактый уңышларга иреште һәм авыл хуҗалыгы базарында лаеклы урын тотты. Сәүдә өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәте өчен, Светлана Александровна бик күп Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Мактаулы исемнәре, бүләкләре үзгәртү

Чыганак үзгәртү

Кайбыч районы Иске Тәрбит урта мәктәбе музеенда "Күренекле шәхесләр" альбомы