Светлана Житомирская
Светлана Житомирская ( 4 июнь 1966 , Харьков ) - математик физика өлкәсендә Америка математигы һәм галиме.
Светлана Житомирская | |
---|---|
Туган | 4 июнь 1966[1] (58 яшь) Харьков, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Ватандашлыгы | СССР Америка Кушма Штатлары |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт университеты |
Һөнәре | математик |
Эш бирүче | Ирвайндагы Калифорния университеты[d] |
Җефет | Владимир Мандельштам[d] |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Михаил Житомирский[d] |
Биография
үзгәртүСветлана Яковлевна Житомирская 1966 елның 4 июнендә Украин ССРның Харьков шәһәрендә туган. Аның әтисе Яков Исхакович Житомирский һәм әнисе Валентина Михайловна Борок (1931-2004) математика профессорлары булганнар. Олы абыйсы Михаил да математик.
Житомирская башта әдәбиятны өйрәнергә тели, әмма барыбер математиканы сайлый. Мәскәү дәүләт университетына укырга керә.
1991 елда Я. Синай җитәкчелегендә ул «Спектральные и статистические свойства решетки Гамильтонa» темасына кандидатлык диссертациясен яклый.
С. Житомирская математик Владимир Мандельштамга кияүгә чыга. Университетта укыганда ук аларның бер кызы туа. Соңрак аларның тагын ике баласы туа.
Бу вакытта аның ире Мәскәү геофизика институтында эшли [2] .
1991 елда алар гаиләсе АКШка күченә. 1992 елда ул Калифорния дәүләт университетында ассистент булып эшли башлый. 1994 елда доцент гыйльми дәрәҗәсен, ә 2000 елдан профессор гыйльми исемен ала. Бер үк вакытта Житомирская Калифорния технология институтында, MSRIдә һәм Марсельдәге Теоретик физика үзәгендә профессор булып эшли.
Аның ире 2006 елга кадәр Мәскәү геофизика институтында эшли.
Фәнни эшчәнлеге
үзгәртүЖитомирская нигездә Шрөдингер тигезләмәләре спектрын тикшерү өстендә эшли.
1994 елда ул чакыру буенча математик физика буенча Парижда Халыкара конгресста чыгыш ясый.
2006-нчы елда икенче тапкыр чыгыш ясый.
2002-нче елда Житомирская Пекиндагы Халыкара математик конгресста чыгыш ясарга чакырыла («Nonperturbative localization»).
2005-нче елда Рут Литтл Саттер премиясенә лаек була [3] .
Житомирская шулай ук Бэрри Саймон белән эшли.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Мактьютор матиматика тарихы әрхибе — 1994.
- ↑ offizieller Titel: Institut für Erdbebenvorhersage und Mathematische Geophysik
- ↑ Jitomirskaya «Metal-Insulator transition for the almost Mathieu operator», Annals of Mathematics, Band 150, 1999, S. 1159, Jitomirskaya, Jean Bourgain «Absolutely continuous spectrum for 1 dimensional quasiperiodic Operators», Inventiones Mathematicae, Band 148, 2002, S. 453