Светлана Александровна Демина (Якимова) (1961, Тәтеш) – спортчы, стендлы ату . Олимпия уеннарының көмеш призеры, СССРның халыкара класслы спорт остасы (1979), Россиянең атказанган спорт остасы.

Светлана Дёмина
Туган 18 апрель 1961(1961-04-18) (62 яшь)
Вологда өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
 СССР
Һөнәре атучы спортсмен
Спорт такымы әгъзасы Динамо[d]
Спорт Ату

 Светлана Дёмина Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Светлана Деминаның спорт юлы Татарстан Республикасының Тәтеш шәһәрендә башлана һәм аннары Казанда дәвам итә. Ул "Урожай" ирекле спорт җәмгыяте һәм Профсоюзлар физкультура-спорт җәмгыяте мәктәбендә тәрбияләнә. [1] Беренче остазы СССРның атказанган тренеры Солтан Яруллин, аннары - Сергей Демин була. Светлана Демина биш Олимпиада катнашкан спортчы: Сеулда, Атлантада, Сиднейда, Афинада һәм Пекинда. [2] Беренче тапкыр 1988 елда Сеулда үткәрелгән XXIV Олимпиадада скит буенча чыгыш ясый. 1996 елда дубль-трапта 17 нче була. 2000 нче елгы Олимпиия уеннарында исә, скитта чыгыш ясап, бары тик олимпия рекорды куйган Әзербайҗан спортчысы Земфирә Мефтахетдиновага бирешеп, иң зур уңышына ирешә - көмеш приз яулый. 2004 нче елда кабат скитта тугызынчы һәм 2008 нче елда унберенче була.

Светлана Демина шәхси һәм команда ярышларында 10 тапкыр дөнья чемпионы булган спортчы. 1979 нчы елдан башлап аның хисабында СССР, Россия, Европа чемпионатларында, шулай ук халыкара һәм россиякүләм турнирларда күп тапкыр төрле дәрәҗәдәге җиңүләр (барлыгы 17 титул) тупланган. Светлана Демина Россия хөкүмәтенең Халыклар дуслыгы Ордены белән бүләкләнгән (2000, ноябрь).Ул Татарстан Республикасы спорт Министрлыгының стендлы һәм пулялы ату буенча "Татарстан Республикасы Олимпия спорт мәктәбе"ндә тренер-укытучы булып эшли. [3]

Светлана Деминаның хәләл җефете Сергей Демин шулай ук стендлы ату белән шөгыльләнә. Бер кыз һәм бер уллары бар[4]

2001 нче елда Тәтеш шәһәрендә бер урамга Светлана Демина исеме бирелә [5].

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге. - Казан, 2002. - 199 б.
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2021-01-28, retrieved 2021-01-20 
  3. https://edu.tatar.ru/v_uslon/dussh_st_str/page3554627.htm(үле сылтама)
  4. Светлана Дёмина: «Веду себя с учениками, как Карполь»
  5. В честь серебряной медалистки Сиднея назвали улицу