Светлана Гөлтәева
Светлана Гөлтәева - тәрҗемәче, 1978 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Светлана Гөлтәева | |
---|---|
Туган телдә исем | Гөлтәева (Гыйльметдинова) Cветлана Җәләл кызы |
Туган | 30 март 1937 (87 яшь) Татарстанның Норлат районы Норлат авылы |
Белем | Казан дәүләт университетының филология факультеты |
Һөнәре | тәрҗемәче |
Бүләк һәм премияләре | Татарстан Язучылар берлегенең проза өлкәсендәге Ш.Маннур исемендәге әдәби бүләк иясе. 1978 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүГөлтәева (Гыйльметдинова) Cветлана Җәләл кызы 1937 елның 30 мартында Татарстанның Норлат районы Норлат авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килгән. 1955 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Җәйге ялда студентлар отряды белән Казакъстанга чирәм җирләр үзләштерергә барып кайта.
1958-1962 елларда Мәскәүдә Максим Горький исемендәге Әдәбият институтының тәрҗемә бүлегендә белем ала. Аннары Горький (Түбән Новгород) шәһәренә китә. 1962 елда Ш.Маннурның «Яңа җыр килде» китабын рус теленә тәрҗемә итеп бастырып чыгара. Аннары тагын дистәләгән тәрҗемә әсәрләре дөнья күрә.
1963–1964 елларда Хезмәт гигиенасы һәм профавырулар Фәнни-тикшеренү институтында редактор эшен алып бара.
1964–1967 елларда Идел-Нократ китап нәшриятының балалар әдәбияты һәм поэзия редакциясендә, 1967–1974 елларда Горький телевидениесенең балалар тапшыруы редакциясендә хезмәт куя.
1974–1978 елларда «Горьковская правда» нәшриятында, 1978 елда Воркута телевидениесендә өлкән редактор була.
Бүләкләре
үзгәртү- Татарстан Язучылар берлегенең проза өлкәсендәге Ш.Маннур исемендәге әдәби бүләк иясе.
Төп тәрҗемә китаплары
үзгәртүЧыганак
үзгәртү- Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.
- Шамси С. Впервые на русском языке // Горьковская правда. – 1978. – 11 янв.