Светлана Галәветдинова

(Светлана Гәләветдинова битеннән юнәлтелде)

Галәветдинова Светлана Ишбулды кызы (30 август 1949 ел) — галим-психолог, югары мәктәп укытучысы. Психология фәннәре кандидаты (1983), профессор. Рәсәй Федерациясенең атказанган мәгариф хезмәткәре. Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре.

Светлана Галәветдинова
Туган 30 сентябрь 1949(1949-09-30) (75 яшь)
Учалы районы, БАССР, РСФСР, СССР
Һөнәре галим
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Бүләк һәм премияләре Рәсәй Федерациясенең атказанган мәгариф хезмәткәре, Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре.
Гыйльми дәрәҗә: профессор

Биографиясе

үзгәртү

Светлана Ишбулды кызы Галәветдинова 1949 елның 30 августында Башкорт АССРның Учалы районы Кәрим авылында туган[1]. Урта мәктәпне Азәрбайҗан ССРы Ленкоран шәһәрендә алтын медальгә тәмамлый. 1968-1973 елларда А. А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт педагогия университетының психология факультетында укый. Башкорт дәүләт педагогия институтында педагоглык һәм башлангыч белем бирү методикасы факультетында декан, психология кафедрасы мөдире булып эшли. Светлана Ишбулды кызы — психология фәннәре кандидаты, профессор. 2000-2009 елларда Башкортстан мәгарифне үстерү институты ректоры. Хәзерге вакытта Башкорт дәүләт университетының психология факультеты деканы. Зур халыкара фәнни проект җитәкчесе.

Мактаулы исеме

  • Рәсәй Федерациясенең атказанган мәгариф хезмәткәре.
  • Башкортстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Алтын бишегем — Учалы: Ҡала һәм райондың ҡыҫҡаса энциклопедияһы. — Өфө: Китап, 2003. — 264 бит, илл

Сылтамалар

үзгәртү