Сахалин дәүләт университеты

Сахалин дәүләт университеты, СахДУ (рус. Сахали́нский госуда́рственный университе́т, СахГУ) — Сахалин өлкәсенең административ үзәге Южно-Сахалинск шәһәрендә урнашкан югары уку йорты. 1949 елда укытучылар институты буларак нигезләнгән.

Сахалин дәүләт университеты
Халыкара исем
Sakhalin State University
Нигезләнгән 1949
Ректор М. Г. Ганченкова (в.в.б.)
Адрес 693000, РФ, Сахалин өлкәсе, Южно-Сахалинск, Ленин ур., 290
Сайт sakhgu.ru
Баш уку корпусы

Тарих үзгәртү

1949 елда Южно-Сахалинск укытучылар институты буларак нигез салына, 1954 елда Южно-Сахалинск дәүләт педагогика институты, 1998 елда Сахалин дәүләт университеты итеп үзгәртелә.

Аңа Сахалин өлкәсе территориясендә урнашкан өч көллият: Южно-Сахалинск педагогика, Александровск-Сахалинский педагогика һәм Сахалин театр көллиятләре кушылган. 1999 елда университет составына Ерак Көнчыгыш дәүләт университетының юридик факультеты (филиал, хәзерге вакытта СахДУның юридик институты) керә. 2011 елда вузга утраудагы ике уку йорты: Сахалин ягулык-энергетика техникумы һәм Сахалин бизнес һәм информатика көллияте кушыла.

2012 елда Сахалин өлкәсе хөкүмәте һәм «Эксон Нефтегаз Лимитед» ширкәте тарафыннан СахДУ базасында Техник нефть-газ институтын булдыру турында карар кабул ителә. Ширкәт ягыннан иганә күләме 5 млн АКШ доллары тәшкил иткән[1].

 
СахДУ, Техник нефть-газ институты

Белем бирү эшчәнлеге үзгәртү

Хәзерге вакытта университетта 7 000ләп студент белем ала. Аларны әзерләү 28 югары һөнәри белем бирү белгечлеге, 13 юнәлеш буенча бакалавриат, 4 магистрлык юнәлеше һәм 17 вуздан соң белем (аспирантура) белгечлекләре буенча алып барыла.

Университетта 48 кафедра эшли, аларда 350дән артык укытучы, шул исәптән 57 фән докторы, 140 фән кандидаты һәм доцент, Россия һәм халыкара академияләрнең 25 хакыйкый әгъзасы һәм мөхбир әгъзасы (Россия Табигать фәннәре академиясе, Социаль фәннәр академиясе, Халыкара мәгълүматлаштыру академиясе, Халыкара Экология һәм куркынычсызлык академиясе, Халыкара фәннәр академиясе, Табигать һәм җәмгыять турында фәннәр халыкара академиясе, Нью-Йорк академиясе) укыта.

СахДУ 15 фәнни белгечлек буенча аспирантурада югары квалификацияле фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерли. СахДУ Ерак Көнчыгыш федераль округы югары уку йортларының Сахалин өлкәсендә урнашкан филиаллары өчен аспирантлар әзерләүне гамәлгә ашыра.

Структура үзгәртү

  • Филология, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты;
  • Психология һәм педагогика институты;
  • Табигать фәннәре һәм техносфера куркынычсызлыгы институты;
  • Техник нефть-газ институты[2]
  • Хокук, икътисад һәм идарә институты;
  • Вузга кадәрге әзерлек институты;
  • Оха филиалы;
  • Александровск-Сахалинский көллияте (филиал);
  • Южно-Сахалинск педагогика көллияте;
  • Политехника көллияте.

Халыкара эшчәнлек үзгәртү

1989 елда Хоккайдо университеты һәм Южно-Сахалинск педагогика институты арасында хезмәттәшлек турында беренче халыкара килешү төзелә. Шул елдан булачак СахДУның халыкара эшчәнлеге башлана.

Ректорлар үзгәртү

  • Борис Рамазан улы Мисиков (1991—2013)
  • Игорь Георгий улы Минервин (2013—2016)
  • Олег Анатолий улы Фёдоров (2016—2020)
  • Мария Герасим кызы Ганченкова (в.в.б.)

Әдәбият үзгәртү

  • Главный вуз островной области: Сахалинскому государственному университету — 60 лет. — Южно-Сахалинск : Издательство «Сахалин — Приамурские ведомости», 2009. — 128 с. ISBN 978-5-904194-03-1

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү