Сафуан Гыйззәтуллин

Гыйззәтуллин Сафуан Галләметдин улы (27 апрель 193030 март 1999) — галим-агроном. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты (1965), профессор (1991). БАССР‑ның атказанган фән эшлеклесе (1980), ССРБ‑ның уйлап табучысы (1987)[1].

Җенес ир-ат
Туу датасы 27 апрель 1930(1930-04-27)
Туу урыны Ташлы
Әлшәй районы, СССР
Үлем датасы 30 март 1999(1999-03-30) (68 яшь)
Үлем урыны Уфа, Россия
Һөнәр төре агроном, университет профессоры
Эш урыны Башкорт дәүләт аграр университеты
Әлма-матер Башкорт дәүләт аграр университеты
Гыйльми дәрәҗә профессор
Академик дәрәҗә авыл хуҗалыгы фәннәре нәмзәте[d]
Бүләкләр

Биографиясе

үзгәртү

Гыйззәтуллин Сафуан Галләметдин улы 1930 елның 27 апрелендә Башкорт АССР-ының Бәләбәй кантоны Ташлы авылында (хәзер Әлшәй районы) туган. 1955 елда Башкорт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң Дүртөйле районының Я.М.Свердлов исемендәге колхозында, 1958 елдан алып Биология институтында эшли. 1963-1994 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институты һәм Башкорт дәүләт аграр университеты укытучысы, шул исәптән 1978-1993 елларда агрохимия һәм үсемлекләрне саклау кафедрасы мөдире була[2]. Гыйззәтуллин Сафуан Галләметдин улының фәнни эшчәнлеге минераль ашламалар куллану ысулларын һәм дозаларын, сидератлар комлы һәм нык комлы туфракларның агрохимик үзенчәлекләренә тәсирен һәм Башкортстанның урман-дала зонасында авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын өйрәнүгә багышланган. Гыйззәтуллин катнашлыгында туфракка минераль ашламалар сибүнең кыек тасма ысулы уйлап табыла. Гыйззәтуллин Сафуан Галләметдин улы 160 фәнни хезмәт һәм 7 уйлап табу авторы[1]

Гыйззәтуллин Сафуан Галләметдин улы 1999 елның 30 мартында Уфада вафат була.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү