Сафа Борһан
Сафа Борһан (Сафа Вафа улы Борһан, 14 декабрь 1899[1], Верхотур өязе, Пермь губернасы, Россия империясе – 3 август 1937 (37 яшь), СССР) – журналист. 1924-? елларда РКП(б)ның Башкортстан өлкә комитетында матбугат бүлеге мөдире; шунда ул «Яңа авыл», «Яшь юксыл», «Башкортстан» гәҗитләре белән хезмәттәшлек итә. 1926 елдан Казанда: Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире (1926-1928), «Кызыл Татарстан» гәҗитенең баш мөхәррире (1928-1930), «Красная Татария» гәҗитендә бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары (1931-1932, 1933-1935); мәкаләләре «Безнең юл», «Җитәкче», «Тамашачы», «Фән һәм дин», «Яңалиф» журналларында басыла. Соңгы эш урыны – «Известия» гәҗитенең ТАССРдагы хәбәрчесе. «Троцкийчы милләтчеләрнең контрреволюцион-террористик оешмасы» эше буенча репресияләнә; 1957 елда аклана.[3]
Сафа Борһан | |
---|---|
Туган | 14 декабрь 1899[1] Верхотур өязе, Пермь губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 3 август 1937 (37 яшь) СССР |
Яшәгән урын | Бассейн урамы, Казан[2] |
Әлма-матер | И.В. Сталин исемендәге Көнчыгыш хезмәт ияләренең коммунистик университеты |
Искәрмәләр
үзгәртүБу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|